Иж-Бәйки фермерлары үрдәк үстерә

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Кайберләребез ун, егерме үрдәк бәбкәсе йә тавык чебие алып үстерергә куркып торабыз. Ә менә Иж-Бәйкидә мең баш үрдәк үстерүчеләр бар хәтта.

Кемнәр, дисезме? Биредәге крестьян-фермерлык хуҗалыгының башлыгы – Азат ШАХМИН. Ә менә үрдәкләрне карау – аның абыйсы Раушан Имаметдинов һәм Илдар Зарипов  җаваплылыгында. Бу ир-егетләрнең барысы да – Казаннан.

–       Шәһәрдә яшәсәк тә, авыл малайлары без. Азат тәкъдим иткәч уйлаштык та, үзебез өчен бөтенләй яңа булган шушы эш белән шөгыльләнеп карарга булдык, – ди Раушан.

Иң беренче эш итеп Иж-Бәйкидә “исән“ калган бердәнбер ферма бинасын “Нәүрүз“ ширкәтеннән арендага алып, капиталь төзекләндергәннәр ир-егетләр: идән-түшәмнәрен ремонтлаганнар, яңа ишек-тәрәзәләр куйганнар, улаклар ясаганнар, электр уздырганнар. Биредә чиста, якты хәзер. “Хәзер фермага су сузарга кирәк“,  диләр. Әйе, нәкъ җырдагыча, “без воды и не туды, и не сюды“ монда. Чөнки күптән түгел фермага Лаеш кошчылык комплексыннан мең баш үрдәк бәбкәсе алып кайтканнар.

–       Бу үрдәкләрне фән телендә “Черри Велли“, ә халык арасында “Рамай үрдәкләре“, үрдәк-бройлер дип тә йөртәләр. Алар бик тиз үсәләр: 45 көннән соң суйсаң, итләре аеруча тәмле, файдалы була аларның. Рамай үрдәкләренең итләре майлы түгел, – дип сөйлиләр ир-егетләр. Алып кайтканда бер тәүлеклек кенә булган, көч-хәл белән атлап йөргән бәбкәләргә күз тимәсен хәзер: әнә, хуҗалары яннарына керү белән аякларына килеп сарылалар.

–       Бәбкәләрне биш сәгать саен, хәтта төнлә дә ашатабыз. Көненә уртача 60 килолап азык китә, әлегә махсус комбиазык бирәбез, соңрак гадирәк ризыкка күчәргә уйлыйбыз, – диләр. 

Узган якшәмбедә кошчылар әлеге үрдәкләрне Әгерҗе базарына алып килеп тә сатканнар. Тик алучылар азрак булды әлегә, диләр.  

–       Районда кошчылык белән ныклап шөгыльләнүчеләр булмаганлыктан, Казан ир-егетләренең бу башлангычын без хуплап каршы алдык. Лаеш кошчылык фабрикасы белән турыдан-туры эшләүче фермерлар һәр районда диярлек бар, бигрәк тә Мөслим районы бу яктан күпләргә үрнәк.  Бу ир-егетләр тырышлыгы белән бездә дә кошчылык тамыр җәя икән, район халкына да уңайлы булачак, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин. 

Егетләрнең планнары зурдан. Эшләре җайга китсә, бәбкәләрнең бер өлешен сатып, Лаеш кошчылык комплексыннан тагын алып кайтырга планлаштыралар. Ә бу төркемнән бер өлеш үрдәкләрне үскәнче, ягъни суярдай булганчы асрарга ниятлиләр.

–       Кышка ферманы җылытырга да уйлап торабыз. Чөнки биредә ел әйләнәсе кошлар үстерергә планлаштырабыз. Киләчәктә яңа эш урыннары булдырырга да исәп бар, – диләр алар.

Авылга кайтып шундый эшкә алынган тәвәккәл шәһәр ир-егетләренә уңышлар телибез. Әгәр сездә әлеге үрдәкләрне үстереп карау теләге туган икән, Иж-Бәйки эшмәкәрләренә мөрәҗәгать итегез – үкенмәссез.

Сүз уңаеннан: Эшмәкәр Азат Шахмин Иске Кызылъяр фермасында сарык үрчетү белән дә шөгыльләнергә уйлый. 150 баш токымлы сарык алып кайтып куйганнар инде. Димәк, әгерҗелеләргә Корбан бәйрәменә сарыкны да әллә каян эзләп йөрергә туры килмәс.

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International