Тирсә мәктәбен тәмамлаучы Ильмир Латыйпов: “Әтием кебек буласым килә“

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Илмир, бик тә әтиеңә охшарга тырышасың. Нинди соң ул синең әтиең?

– Наил бабам бик яшьли вафат булгач, әтием Адил Эльза әбиемнең төп терәге булып калган. Шуңа аның кулыннан килмәгән эше юк. Бер эштән дә курыкмый. Максат куя икән, шуңа ирешми туктамый. Туганнар өчен үлеп тора. Эше тынгысыз булса да гаиләдә әниемә дә, безгә дә вакыт таба. Мине дә вәгазь укып түгел, үз үрнәгендә, эш белән тәрбияләде. Шуның өчен әтием – минем өчен идеал.

Быел районыбызда 11 укучы Россия спорт министрлыгы приказы белән ГТО физкультура-спорт комплексының алтын билгесенә лаек булды. Шуларның берсе – син.  Ә бу билге вузга керү өчен өстәмә балл да бирә. Спортка мәхәббәт каян килә?

– Монысы да әтидән. Ул кечкенәдән үк “малай кеше җебегән түгел, физик яктан чыныккан, үз-үзен яклардай  көчле булырга тиеш“, дип үстерде. Мин бәләкәйдән үк Сабантуйларда йөгерештә,  капчык белән сугышуда, көрәштә катнашып килдем.

Аннан мәктәптә физкультура укытучыбыз Рамил абый Гыйнатуллин җитәкчелегендә баскетбол, волейбол, футбол белән мавыга башладым. Сирень абый Галиуллин көрәш серләренә дә өйрәтте. Бик күп ярышларда призлы урыннар алдым.

Бер ярыштан икенчесенә йөргән егетнең укуга вакыты калдымы соң?

– Вакытны дөрес бүлә белсәң, барысына да җитешәсең. Урамда тырай тибеп йөрергә вакыт калмый, әлбәттә. Хәзер бит Бердәм дәүләт имтиханнары шәлперәеп йөрергә урын калдырмый. Югары уку йортына керәм дигән максат куйгач, имтиханнарда сынатырга ярамый инде. Репетиторлар белән дә шөгыльләндем. Аттестатымда өчлеләр юк.

Спортчы егетне киләчәктә нинди һөнәр иясе итеп күрә алачакбыз? 

– Балачакта агроном, инҗенер буласым килә иде. Ә соңгы елларда эчке эшләр системасында эшлисем килә. Шуңа Эчке эшләр министрлыгының Казандагы юридик институтына җыенам. 

Төс-кыяфәтең, физик әзерлегең, җитдилегең, тирән фикер йөртә белүең белән син бик тә хокук саклау органнарында эшләүчегә туры киләсең. Матур хыялларыңның тормышка ашуын телибез. Утка-суга кер, әтиең кебек куйган максатыңа ирешү өчен көрәш, Илмир. 

Әңгәмәдәш – Рәмзия ЗАРИПОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International