Иж-Бубыйдан Котдус хәзрәт Сәләхиев: “Без дә бардык Казанга ифтарга“

2016 елның 23 июне, пәнҗешәмбе

Кичә “Казан-арена“ стадионында республикакүләм ифтар ашы узды. Анда ун мең кеше чакырылган иде.

Безнең районнан Исәнбай мөгаллимәсе Наилә ханым Шәйдуллина һәм аның укучылары, Ямурзадан эшмәкәр Илнур Сәхипов һәм әлеге авыл мәдрәсәсенә йөрүче берничә шәкерт, Кичкетаңнан Гөлзар абыстай Гатина, Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт Сәләхиев бардылар.

–       Кичә көндез автобус белән чыгып киткән идек, бүген иртән сәгать 4ләргә кайтып җиттек, шөкер. Мөфтиебез Камил хәзрәт Сәмигуллинның бик тә эчтәлекле вәгазен, мөнәҗәтләр тыңлау, Коръән уку, төрле төбәкләрдән килгән дин кардәшләребез белән бергәләп намаз уку – болар барысы да күңелебезгә бик тә хуш килде. Табын да бик мул итеп әзерләнән иде. Хәләл пылауны бик тәмле итеп пешергәннәр, гомумән, бар ризык та бик тәмле иде. Әле ярый барганбыз дип кайттык. Безне автобус белән тәэмин иткән Боз сарае җитәкчелегенә рәхмәт, – диде Котдус хәзрәт.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International