Яңартылган Кырынды мәчетендә –тәүге ифтар

2016 елның 30 июне, пәнҗешәмбе

28 июндә Кырындының яңартылган мәчетендә тәүге ифтар ашы узды.

Кыска гына вакыт эчендә биредә авыл халкы, читтә яшәүче авылдашлары ярдәме белән мәчеткә бик матур итеп янкорма төзеп куйганнар. Анда беренче ашны уздыручы да шушы авылда туып, бүген Ижауда гомер итүче авылдашлары булды. Ифтарга Кырындыдан, күрше авыллардан дин кардәшләребез килгән иде. Алар Әгерҗенең “Хәсән“ мәчете имам-хатибы Хәлим хәзрәтнең тәрбияви вәгазен тыңладылар, намаз укыдылар, авыз ачтылар, бик күп догалар кылдылар. Янкорманы җиткерүгә матди ярдәм күрсәткән игелек ияләре исеменә дә бик күп рәхмәт сүзләре әйтелде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International