Әгерҗе районы җитәкчеләре юбилярларны котлады

2016 елның 7 июле, пәнҗешәмбе

Июльнең беренче атнасы юбилярларга бай булды. Аларның һәркайсы катлаулы һәм мактаулы тормыш юлы үтеп, ил-көнгә лаеклы ул-кызлар үстергән. Өлкәннәребезне туган көннәре белән район башлыгы Валерий Макаров, район Советы аппараты җитәкчесе Резидә Закирова, авыл җирлекләре башлыклары котлап, изге теләкләрен җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.


ГӨЛСЕМ МӨБИНОВА

Юбилярның “Туган Наҗарымны бик яратам. Монда – сандугачлы талларым, язын дарьялар булып җәелүче Иж елгасы. Ходай шушы нигеземнән аермасын“, – дигән сүзләре аның туган ягын ни дәрәҗәдә яратуын ачты та бирде.

Туган ягына тугрылыгы, күңел матурлыгын саклап яши белүе аны бүген дә ихтирамлы-хөрмәтле итә торгандыр. 90 яшьлек  юбилее көнендә өй тутырып туганнары, якыннары килгән иде. Тормыш юлы турында сөйләвебезне үтенгәч:

–       Минем тормыш юлым башкаларныкыннан берние белән аерылмый: барлык сугыш чоры кешеләренеке кебек ачы да, татлы да, – диде кыска гына итеп. Сугыш вакытында заправкада,  ә  колхоз елларында бухгалтериядә, аннан медпунктта  эшли ул.

Сугышта кавалерист булып хезмәт иткән Муллахмәт  белән тату гаиләдә бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Колхозның алдынгы комбайнчысы, тырыш механизаторы булган Муллахмәте якты дөньяда 56 ел гына яши. Еллар үтеп, инде бу кайгы төзәлеп килгәндә, 46 яшьлек улын җир куенына салырга  туры килә. 

Эче пошкан, йөрәге янган чакларда табигать белән хозурланырга, сандугачлар, тургайлар сайравын тыңларга, Иж елгасын күзәтергә   ярата Гөлсем апа.

–       Их, шушы елганы колачлап йөзгән чаклар бар иде бит, – дип яшьлегенә дә кайтып килә. Тик күңел төшенкеленә бирелми. Һәр туган көнгә шөкер итеп, сабыр гына гомер йомгагын сүтә Наҗарның Ак әбисе.

ЗӘЙТҮНӘ НУРГАЯНОВА

...Барҗы-Умга кызы Зәйтүнәне сугыш башлангач Казан заводларының берсенә снарядлар ясаучы итеп җибәрәләр. 1945 елда гына кайту насыйп була. 1946 елда сугыштан яраланып кайткан Кичкетаң егете Фәйзрахман белән гаилә коралар.

–       Сәламәтлеккә туймаса да, безнең әти бик тә уңган-булган кеше иде. Әни белән бергәләп менә дигән җиләк-җимеш бакчасы булдырганнар.  Анда бик күп алмагачлар, груша, слива виноград – ниләр генә утыртмаганнар. Әле хәзер дә мул уңыш бирә җимешләре, – диде киленнәре Зәйтүнә. Сүз уңаеннан: Зәйтүнә апа белән Фәйзрахман абый биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Зөфәр гаиләсе белән Казанда яши, Фәрит – Тирсәдә, Фәридә – Чаллыда, Фәнис – Түбән Камада.

–       Өлкәнебез Вилсун гына иртәрәк китте бакыйлыкка, – ди, уфтанып, Зәйтүнә апа.

Соңгы елларда кышны Чаллыда, кызы Фәридә тәрбиясендә уздыра ул. Ә җәйгә Кичкетаңга, 51 ел Фәйзрахманы белән дус-тату гомер кичергән йортка алып кайталар.

–       Миңа кайда да рәхәт. Чаллыда чакта киявем Фәүкать мине үз әниседәй хөрмәтли. Балаларым, оныкларым хәлемне белеп тора. Олы кешегә ни кирәк тагын, – ди тормышына шөкер итеп.

Район башлыгы Валерий Макаров 95 яшьлек юбилее белән котлап, открыткалар,  бүләкләр тапшыргач, бик канәгать калды Зәйтүнә әби.

–       Безнең нәселдә 115 яшькә кадәр яшәүчеләр дә бар. Ходай күпме гомер биргән,  шуны һуш-зиһен белән, якыннарыма авырлык тидермичә яшәргә язсын, – диде Зәйтүнә әби кунакларны озатканда.

ХӘЯТ   ГЫЙМАЗЕТДИНОВА

Уза гомер, уза гомер,

Уза гомер – аз калды.

Аз калган гомерләремне

Кайгылар урап калды.

Тирсәдә яшәүче Хәят апа Гыймазетдинова бу җырны юкка гына җырламый: аның 90 ел гомере эчендә бик күп  югалтулар кичергән ул.

–       Шуның иң үзәкне өзгәне – күптән түгел 50 яшьлек улым Равилне җир куенына салу булды, – ди күз яшьләрен сөртеп.

Көчек авылында туып-үскән кыз 11 яшендә фермада эшли башлый: сыер сава, бозау, дуңгызлар карый.

–       Аннан Тирсәнең ул чактагы колхоз рәисе Сәет абый Садыйков “безгә дә мондый тырыш кызлар кирәк“ дип үзләренә алып китте. Анда да  дуңгыз фермасында эшләдем, – дип искә ала. Шулай да иң озак эшләгән урыны – Тирсә РТСы.

–       Гади җыештыручы булып эшләсәм дә, нинди генә вазифа йөкләмәделәр: комендант та булдым, кая кушсалар, шунда бардым, – дип сөйли.  Кечкенәдән аяклары зәгыйфь була аның, шулай да үзенә тапшырылган  бар эшне дә җиренә җиткереп башкарырга күнеккән. Бик авырдан йөрсә дә, көне-көне белән аяклары әрнеп сызласа да, бервакытта да зарлануны белмәгән, хастаханә юлын таптамаган, инвалидлыгы да юк.

–       Укыган булсам, әллә кем булган булыр идем әле, – ди сүзне шаянга борып.  Әле бүген дә бик тә җор телле, шат күңелле Хәят апа.

–       Әни гомер буе оптимист булды, безне дә тормышны, кешеләрне яратырга өйрәтте. Аның бервакытта да зар елап йөргәнен күрмәдек без. Сабырлык алиһәсе дип нәкъ менә безнең әни кебекләрне атыйлардыр инде. Яшәсен иде әле әни. Аның белән бик рәхәт, – ди кызы Земфира чиксез ярату белән. Аның теләкләре фәрештәләрнең “амин“ дигән чагына туры килсен.

 

МАҺИРӘ ЛАТЫЙПОВА  

Аны Уразайда “атчы Маһира“ дип йөрткәннәр. Моның сәбәбе гади – бик озак еллар ат белән Салагыштан Кырындыга почта ташыган ул.

–       Колхозда да ат белән эшләдем, үзебез дә атлар тоттык, – ди Маһирә апа. 

–       Ә менә сугыш елларында черегән бәрәңге дә, алабута да ашадык, ий, күрмәгәннәр калмады инде, – дип дәвам итә. Әнә шул авыр елларның нәтиҗәседер инде – сәламәтлеге нык кына какшаган, шулай да үз йортында үзе генә гомер кичерә.

–       Ике улым – Таһир белән Рәшит гаиләләре белән Ижауда, Алмазиям Хор.Ключта яши, төпчегем Зәкәрия – Уразайда. Читтәге балаларым чиратлашып кайталар, улым Зәкәриянең, аның кызы – оныгым Нәзиләнең килми калган көннәре юк. Нәзилә ашарга да пешерә, ашата да, – ди балаларына рәхмәтле булып.

Әңгәмә барышында  Маһирә апаның дини булуына, бик күп догалар белүенә дә игътибар иттек.

–       Мин бик күп еллар авылыбызда абыстай да булып тордым, – диде ул. Әле бүген дә дини китаплар укый, намазларын куймаска тырыша. Безгә дә аерым-аерым догалар кылып, иң изге теләкләрен җиткерде. 

Без дә изге теләкләребезне юллар саубуллаштык авылның Ак әбисе белән. Авылларда аның кебек динле, иманлы өлкәннәребез яшәгәндә һәм изге догаларын кылып торганда,  безне иминлек һәм бәрәкәт ташламас, иншаллаһ.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International