Үз участогыңда тавыш бирә алмасаң

2016 елның 25 июле, дүшәмбе

2016 елның 18 сентябрендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасына депутатлар сайлаячакбыз.

Хөрмәтле сайлаучылар! Татарстан Республикасы Сайлау кодексына үзгәрешләр кертелде. Сайлаучы 2016 елның 17 июненә кадәр вакытлыча яшәү урыны буенча теркәлгән булса, территориаль сайлау комиссиясенә үзен сайлаучылар исемлегенә кертүләрен сорап гариза яза ала. Аны территориаль сайлау комиссиясенә 19 июльдән 27 августка кадәр тапшырырга кирәк.

Исегезгә төшерәбез: властьның федераль органнарына сайлауларда алдан тавыш бирү уздырылмый. Әгәр сайлаучы теркәлгән яшәү урыны буенча үзенең участогына билгеле сәбәпләр аркасында килә алмаса, территориаль яки участок сайлау комиссиясеннән башка урында тавыш бирү өчен таныклык алырга мөмкин. Вакытлыча яшәү урыны буенча сайлаучылар да шундый ук таныклыкларны алдан алып куя алалар. Таныклыкларны тапшыру 3 августтан 17 сентябрьгә кадәр башкарыла.

Сайлау буенча өстәмә мәгълүматлар белән Россия, Татарстан үзәк сайлау комиссияләрендә, Әгерҗе районы территориаль сайлау комиссиясе сайтларында танышырга мөмкн. Телефоннар: 22955, 21561.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International