Бу көннәрдә Казанның “ТатКоммунэнерго” җәмгыяте эшчеләре яңа су скважинасы бораулау нәтиҗәсендә су үткәрү линиясенең аерым участокларын реконструкцияләү белән мәшгуль. Бу эш халыкны чиста су белән тәэмин итү максатында республиканың “Чиста су” программасын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
Коллектив районда моңарчы да эшләп килә иде һәм ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтеп килә.
“Чиста су» федераль программасы Кадыбашта да уңышлы тормышка ашырыла, дияргә нигез бар.