Девәтернә мәктәбе кунаклар җыйды

2016 елның 2 сентябре, җомга

Мәктәп территориясенең һәр почмагындагы таш, ком өемнәре, тәртипсезлек беркайчан да бетмәс кебек иде. Була икән, күмәк көч тау күчерә, диләр бит. Барыбыз бергә тырыша торгач, җиңдек бит капиталь ремонт эшләрен. Без – укытучылар, укучылар, әти-әниләр, дус-туганнар – барлык авыл халкы мәктәпне яңартуга үзеннән зур өлеш кертте.

ЭШ БЕТКӘЧ, УЙНАРГА ЯРЫЙ

Девәтернә мәктәбе дә, ниһаять, ремонт эшләре төгәлләнгәч, кунаклар җыйды. Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсенең йомгаклау өлеше булган “Җитәкче көне“нә мәктәп директорлары, мәгариф идарәсе хезмәткәрләре җыелды. Максат: узган уку елына йомгак ясау, яңасына бурычлар билгеләү, республика программасы буенча ясалган капиталь ремонттан соң Девәтернә мәктәбе белән танышу.

МӘКТӘП ЯНЫ ТӘҖРИБӘ УЧАСТОГЫ

Табигатьнең гүзәл почмагына урнашкан безнең авыл. Төрле яктан урманнар уратып алган, янәшәсендә генә Көтмәс елгасы ага. Шул матурлыкны тулыландырган мәктәп яны участогы киң җәмәгатьчелекнең ярдәме белән гөлбакчага әйләнде.

Мәктәп территориясен ландшафтлы бизәүгә аеруча игътибар бирелде. Биредә велосипедка утырып килгән юлаучының чәчәкле аланда учак ягып чәй белән сыйлану күренеше дә,  шунда ук тимерьюлчылар шәһәре Әгерҗене тасвирлаучы чәчәкле вагоннар таккан поезд да бакчага үзгә ямь өсти.

Ә менә монысы – авыл халкының бай тарихын чагылдырган крестьян хуҗалыгы. Ат җигеп, төрле хезмәтләр башкару, умарта тоту, кое казу, иген игү, салам-печән кысу, хуҗалыкта каз-үрдәк, страус асрау, кыскасы, Элекке һәм хәзерге авыл тормышы биредә чагылыш тапкан.

Биредә теләгән кешегә каен белән серләшеп, эскәмиядә утырып ял итәргә була, фонтан янында “елга” аша салынган күперчектә күңелне тынычландырырга мөмкин. Әнә, бер сылу, көянтә-чиләк асып, чишмә буена килгән. Диңгездән чыккан дельфин да кояш нурларында иркәләнә. Аның янында – зәңгәр вагон. Гомумән, биредә үзеңне әкият дөньясында кебек хис итәсең.

Янәшәдә – бик бай яшелчә бакчасы. Үз көчебез белән үстергән яшелчә, җиләк-җимеш мәктәп ашханәсенә ел буена җитә.

  ГЕОГРАФИЯ МӘЙДАНЧЫГЫ

География һәм тарих укытучысы Илдус Шәйхетдинов күптәнге хыялын тормышка  ашырды: мәктәп түрендә география мәйданчыгы урын алды.

–       Элек мондый мәйданчыклар һәр мәктәптә бар иде. Биредә табигать күренешләрен өйрәнү өчен төрле приборлар, укучылар хезмәтен яктырткан стенд, ориентлашу җайланмалары бар. Вулкан ату күренешен дә күрергә насыйп булды кунакларга. Мәйданчык төзүгә матди яктан ярдәм иткән Исәнбай эшмәкәре Раил Симаковка рәхмәтле без, – ди Илдус Нургаянович.

   СПОРТЗАЛ

Укучыларның спорт өлкәсендәге уңышлары өчен сөенә Гөлүсә Гатауллина. Малайлар-кызлар физкультура дәресенә, төрле ярышларга бик теләп йөриләр. Шуның нәтиҗәсе – уңышлар: “Олимпиада мәктәптән башлана” конкурсында безнекеләр – беренче урында. “Без ГТО яклы!” республика акциясенең район этабы җиңүчеләре, мәктәп – спорт клубы буенча икенче урында. Ике укучы ГТО нормаларын алтын билгегә тапшырды, ГТОның бишенче баскычында ике укучы I-II урын алды... Гөлүсә Вәлиулловна борчуын да яшермәде. Балалар саны аз булу сәбәпле, укучылар барлык төр ярышларда катнаша алмыйлар.

        МЕТОДИК БЕРЛӘШМӘ

        Филолог укытучыларның методик  берләшмәсендә – дүрт педагог. Алар эшли торган тема: “Кызыксыну дәрәҗәсе төрле булган укучыларның белем сыйфатын күтәрү чарасы буларак тел укытучылары дәресләрендә традицион һәм инновацион алым, форма һәм методларны куллану.” Берләшмә җитәкчесе Галия Моратова максатчан алып барылган методик эшнең белем сыйфатын күтәрергә ярдәм итүен исбатлады.

–       Узган уку елында  укучыларның республика һәм бөтенрәсәй бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулауларына ничек сөенмисең?! – ди таләпчән остаз. – Укучыларыбызның бездән киткәч тә югары уку йортларында яулаган уңышларын күзәтеп торабыз. Быел Кадыбаш мәктәбен тәмамлаган дүрт укучыбызның да югары уку йортларының бюджет урынына керә алуына бик шатландык.

       МУЗЕЙ

       Биредә авылыбызның бай тарихы, Бөек Ватан сугышы чоры, мәктәптә 25 ел хезмәт куйган укытучылар. Материаллар һәм экспонатлар укытучылар, укучылар һәм авыл халкы ярдәме белән җыела.

       Мәктәбебездә күркәм традиция яши: монда туган, монда үскән, үзенең хезмәте, иҗаты белән туган төбәгебезне данга күмгән күренекле шәхесләрне онытмыйбыз. Стендларда – танылган композитор, шагыйрь, журналист Ләбиб  Айтуганов, мәктәбебез бинасына нигез салуга иң зур өлеш керткән, 32 ел К.Маркс исемендәге колхозны  районда алдынгылар рәтендә йөрткән Әхәт ага Камалиев, авылыбыз сандугачы, бик күп шигырьләр авторы, укытучы авылдашыбыз Әлфирә Фәтхетдинова, мәктәпнең иң алдынгы, иң тыйнак укучысы, шигырьләр, хикәяләр язып калдырган, 13 яшендә вафат булган Резидә Заһретдинова.

           Үткәннәрне, тарихны  белү киләчәк буын өчен кирәк.     

        РӘХМӘТ!

Мәктәптә капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнде. Хәзер яңгыр яуса, су үтә дип борчыласы юк. Ишек-тәрәзәләр, яктырткыч лампалар, коридорлар – һәммәсе  яңа. Биредә алтын куллы төзүчеләрнең маңгай тирләре тамган. Боларның барысы өчен дә Али Ибраһимовка рәхмәтле без.

Рәхмәтебезнең иң зурысын район башлыгы Валерий Макаровка, мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллинага юллыйбыз. Авылның киләчәген кайгыртучы җитәкчеләр сез. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыповка да рәхмәтебез зур. Ул – һәр эштә зур терәгебез. Директорыбыз Айнур Габбасов булу белән дә без бәхетле. Олы корабның капитаны кебек штурвалын нык тота яшь җитәкче. Бер ел буе ремонт эшләренең уртасында булды ул. Мәктәпне ямьләндерүдә үзеннән зур өлеш керткән  элекке укучыбыз Фәнис Хәйдәровка да җылы сүзләребезне юллыйбыз. Кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә, ярдәмгә ашыга ул.

       Сыйныф кабинетларын һәр кабинет җитәкчесе үзе ремонтлады. “Үзебезнең яшьлек еллары узган, матур истәлекләрне саклаган мәктәбебезгә бездән бүләк булсын, – диләр өлкән буын педагоглар. Хезмәтегез өчен рәхмәт, хөрмәтле коллегалар!

Җитәкче көнендә кунакларыбыз, әнә шулай, яшәргән, матурайган мәктәбебез буйлап сәяхәт иттеләр. Фәнис Арсланов җитәкчелегендәге “Тугызбуй” төркеме кунакларга дәртле җырлар бүләк итте.

    СОҢГЫ СҮЗ

Сүзем “Җитәкче көне“ турында иде бит. Әйе, бәйрәм эшлекле, файдалы итеп оештырылган иде. Мәктәп буенча экскурсия барышында кунаклар фотога төшерергә  ашыкты. Бу – аларга хезмәтебез ошаган дигән сүз. Димәк, алар эшебезне үзләренә үрнәк итеп алган. Без моңа бик шат. Яңа уку елы белән, хезмәттәшләр!

       Гөлия ШӘРИПОВА,

Девәтернә мәктәбенең директор урынбасары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International