28 сентябрь көнне Иж-Бубый авыл китапханәсендә 1нче сыйныф укучылары белән 2016 ел – Татарстан Республикасында сулыкларны саклау елы буларак “Су буена сәяхәт” исемле кичә үткәрелде.
Кичәдә әкият герое су анасы,аның ярдәмчеләре бака-бакылдык,чәчәк катнашты.Суның әһәмияте,табышмаклар әйтелде, уеннар уйналды. Балалар су буен чүпләрдән чистарттылар, чисталык булганда матур чәчәкләр дә үсә икән дигән нәтиҗәгә килдек. Асия Юнысованың “Яңгырга рәхмәт” шигырен, “Шалкан” әкиятен укыдык. Ә ни өчен шалкан әкияте? - дигән сорауга, балалар җавап бирделәр.Чөнки күп су сибелгән,шуңа шалкан зур булып үскән.
Икенче өлештә мастер-класс үтте,балыкларны буяп суга җибәрделәр. Укытучылары Алсу Рафил кызы һәм укучылар кичәне оештырган өчен рәхмәт әйттеләр. Сулыкларны сакларга вәгъдә бирделәр, китапханәгә китаплар алырга керербез, - диделәр.