Бүген Алмазия Сәлимовага 54 яшь тулган булыр иде

2016 елның 1 октябре, шимбә

“Аның бервакытта да тавышын күтәреп сөйләшкәне булмады. Кеше хәлен аңлый белде. Авыр вакытларда иң беренче булып ул ярдәмгә килә иде“...

Бу сүзләр – моннан 40 көн элек арабыздан киткән Кырынды балалар бакчасы мөдире Алмазия СӘЛИМОВА турында.

Якыннары, туганнары, хезмәттәшләре бик сагына Алмазия ханымны.    

“Кырынды кешеләре өчен быелгысыннан да авыр җәй булганы юктыр. Без һәркөн Алмазия апабыз сәламәтлеге турында берәр җылы хәбәр ишетү өмете белән яшәдек. Ләкин аяусыз авыру теләкләребездән көчлерәк булып чыкты.

Алмазия апаны җирләгәннән  соң эшкә килү аеруча авыр булды. Бүлмәсеннән кояштай балкып килеп чыгар төсле тоелды. Аның көлгән тавышын ишетәсе килде. Күзләр  тәрәзәдән аның җитез-җитез атлап капкадан керүен көтте. 

Алмазия апа үз эшенә чын бирелгән җитәкче иде. Хезмәттәшләрен аналардай кайгыртып яшәде. Авырган чакларында да эше өчен борчылып, проблемалар булса, ут йотып торды. Әле хәзер дә авырлыклар туса,  бармаклар үзеннән-үзе анын телефон номерын җыя. Тик җавап бирүче генә юк...  

Эштә бүлмәсе яныннан узганда да күңелдән генә аның белән сөйләшеп үтәм. Ул ишетәдер кебек. Йөрәк аның юклыгына әле һаман ышанмый. Ул кайдадыр еракта, менә-менә кайтып җитәр кебек тоела...“ (Рафилә АЛИЕВА,  Кырынды башлангыч мәктәбе директоры).

“Без Алмазия белән Казанда курсларда бергә укыдык. Кыска гына вакыт эчендә дуслашып кына түгел, туганлашып беттек. Аның шундый эчкерсез, гади, кешелекле, киң күңелле булуына тора-тора соклана идем. Ә гаиләсе, балалары, туганнары өчен ничек өзелеп тора иде ул?! Көн дәвамында ире Марс, улы Венер, кызы Чулпан белән телефон аша ничә тапкыр сөйләшә иде икән?!  Курслар вакытында спектакль, концертларга бардык без Алмазия белән. Ә аннан кайткач бик озаклап фикер алыша идек. Бик рәхәт иде аның белән сөйләшүе. Ул бервакытта да  зарлана белмәде, һәр сүзендә кешеләргә эчкерсез мәхәббәт, олы хөрмәт һәм... тормышны өзелеп ярату чагыла иде. Соңгысы яман авыру аяктан еккач та күңел төшенкелегенә бирелергә юл куймады аңа. Алмазия ахыргы сәгатенә кадәр тереләм дип, олы өмет белән яшәде.“(Сания КАҺАРМАНОВА, 3нче балалар бакчасы мөдире).

“29 сентябрьдә 54 яшь тулган булыр иде Алмазиямә. Ий, ярата иде инде туган көннәрен. Шау-гөр килеп, бөтен туганнарны, күршеләрне чакырып, бик мул итеп табын кора иде. Быел туган көнендә чәчәкләрне каберенә салдык. Көләч йөзе күз алдына килде. Хәле ничек кенә авыр булмасын, соңгы көненә кадәр йөзеннән  елмаю китмәде мәрхүмәнең. Үлгәндә дә иреннәрендә тыйнак кына елмаю чагыла иде...“ (Марс СӘЛИМОВ, җәмәгате).

 Үзе китсә дә, күңелләрдә матур гамәлләре, якты истәлеге, җуелмас эзе калды Алмазия ханымның. Шул хатирәләр кабат-кабат аны искә төшереп,  рухына дога кылырга этәрер. Бу язма да 40 көнен билгеләп үткән көннәрдә дога булып барып ирешсен иде.     

Язманы Дания АБЗАЛИЕВА әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International