Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәм белән тәбрикләп, озын гомер, ныклы сәламәтлек, мул һәм тыныч тормышта балаларыгызның, әйләнә-тирәдәгеләрнең ярдәмен, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар-хөрмәтен тоеп, олыгайган көннәрегездә шатлык-куанычлар белән яшәргә язсын. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Яңа Бәзәкә авыл җирлеге үзендә эшләп чыккан, мәгариф өлкәсендәге, чит төбәкләрдән кайтып, җирлегебездә төпләнгән өлкәннәрне бәйрәм белән котлап күчтәнәчләр өләште. Ә Мәдәният йортының үзешчән сәнгать коллективы өлкәннәрне һәм укытучыларны котлап, 8 нче октябрь көнне бәйрәм концерты күрсәттәчәк.
Хөрмәтле, өлкәннәребез! Сезнең алда баш иябез. Сәламәт булыгыз.Кайгы-хәсрәтсез аяз, тыныч көннәр Сезгә!