Кырынды мәчетендә хаҗилар белән очраштылар

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Бу атнада Кырынды мәчетендә ике көн рәттән ерак сәфәрдән кайткан хаҗилар белән очрашулар узды. Беренче көнне гыйбадәт йортына хатын-кызлар җыелды. Алар авылдашлары Сәлия Сөләйманова һәм Кичкетаңнан Гөлзар Гатиналар белән хаҗ турында җанлы әңгшәмә кордылар. Икенче көнне шушындый ук очрашу ир-атлар өчен оештырылды. Бу көнне күптән түгел хаҗдан кайткан Хор.Ключтан Рифат Сәлимгәрәев һәм шушы авылда туып үскән, бүген Ижауда яшәүче Рифгать Кәримуллин кунак итеп чакырылган иде. Ике көнне дә очрашулар бай табын артында узды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International