Кырынды авылында «Сюмбелә» балалар бакчасында бик күңелле итеп өлкәннәр көне уздырылды

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

«Сюмбелә» балалар бакчасында бик күңелле итеп өлкәннәр көне уздырылды.

Ветеран хезмәткәрләребезне сәхнә түренә чакырып, озак еллар куйган хезмәтләре өчен бүләкләделәр. Балалар өлкәннәребезне котлап, бәйрәм концерты белән сөендерделәр.

Кечкенәләр төркеменнән бүләккә кызлар-йолдызлар башкаруында бию биеделәр.

Яраткан әбиләребезне бәйрәм көнне, төрле номинацияләрдә җиңүләре белән котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International