Җитәкчеләр Мордывыйда яшәүче хезмәт һәм тыл ветеранын котладылар

2016 елның 12 октябре, чәршәмбе

Бүген Мордывыйда яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Мансур ага Хисмәтуллинга 90 яшь тулды. Юбилярны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Тирсә авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров котладылар.

Мансур ага гомере буе колохозда эшләгән.Әле бүген дә хуҗалыктагы эшләрне үзе башкара. Җәмәгате Рабига ханым белән 60 ел дус-тату гаиләдә яшәп ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Юбилее көнендә Мансур ага гомер эчендә күргәннәрен барлап, хатирәләргә бирелде...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International