Тирсәнең “Миләүшә” балалар бакчасында төбәкара семинар узды

2016 елның 16 октябре, якшәмбе

Тирсәнең “Миләүшә“ балалар бакчасында “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе шартларында телләрне өйрәнү“ дигән темага төбәкара семинар узды. Анда районыбызның һәр балалар бакчасыннан тел белгечләре һәм Ижауның 107нче “Энҗе“ татар балалар бакчасы хезмәткәрләре катнашты. Татар, рус, удмурт, мари һәм башка милләтләр дус, бердәм булган балалар бакчасы коллективы һәм биредә тәрбияләнүче сабыйлар кунакларга гаилә, көз, милли уен кораллары турында занятиеләр, “Идел буе халыклары – дус гаилә“ дигән фестиваль күрсәттеләр.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International