Үтәгәннән Фәүзия әби ХӘМИДУЛЛИНА: “Өчәү генә калдык инде без“

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

“Туган авылым Иске Эсләктә 4 сыйныфны тәмамлаганнан соң Үтәгән мәктәбенә җидееллык мәктәпкә йөреп укый башладык. Ул чакта параллель сыйныфларда 96 бала идек. Шул яшьтәшләремнең өчесе генә исән калды инде“, – ди 90 яшенә килеп җиткән Фәүзия әби ХӘМИДУЛЛИНА. 

–       Яшьтәшләремнең берсе – Рәхимҗан Муллахмәтов, икенчесе – Сания Бәшәрова, өченчесе – үзем. Кемдер сугыштан кайтмады, кемдер яшьли вафат булды, – дип искә ала Фәүзия әби.

–       Сугыш турындагы җанөшеткеч хәбәрне мәктәптә, 7 сыйныфны тәмамлап, билгеләрне әйткән көнне ишеттек.  Авылыбызда хат ташучы булып эшләүче Харис абый Фазлыевны икенче көнне үк сугышка алдылар, ә мине аның урынына куйдылар, – дип дәвам итә.

Елдан артык почта таратырга туры килә яшь кызга.

–       Ул чакта Иске Эсләктә 435 хуҗалык иде. Һәр йортта диярлек газета-журнал алдыралар. Ә сугыш вакытында почтаны вакытында китереп җиткерү – көн таләбе иде. Моның өстенә, күпме өчпочмаклы һәм кара печатьле хатлар ташырга туры килде безгә?! – дип уфтана Фәүзия әби.

Ә 1942 елда почта начальнигы вазифасын йөклиләр аңа. Хезмәт юлында колхозда да төрле эшләр башкарырга туры килә. Ә лаеклы ялга участок салым инспекторы вазифасыннан китә ул.

–       Бима, Девәтернә, Исәнбай, Кадыбаш, Иске Эсләк авылларыннан салым җыю өчен җаваплы идем, – дип искә ала.

Сугыштан кайткан ире Мәгъсүм белән 17 ел гына яшәп калалар.

–       1963 елда Мәгъсүмем үлде, мин дүрт баламны кочаклап ялгыз калдым. Ул чакта Дилүсәмә  – 14, Гөлсинәмә  – 12, Нуриямә – 8, Фәниямә 4 яшь кенә иде. Ходай Тәгалә ташламагач, барысына да түзәсең икән ул. Акрынлап аякка бастылар кызларым.  Ә мин эшләдем дә эшләдем. Пенсиягә чыкканда хезмәт стажым 44 елдан артык иде, – ди Фәүзия әби.

Олыгайган көннәрендә дә авыр сынау кичерергә туры килә аңа. 1994 елда йорты янып кара күмергә әйләнә.

–       “Илдә чыпчык үлми“ дип юкка гына әйтмиләр икән. Монысын да җиңеп чыктык. Бу юлы ирекле страховкалау ярдәм итте. Шул акчага яңа йорт торгыздык, – дип сөйли.

–       Инде мондый афәтләр, югалтулар күрергә язмасын. Дога кылган саен Раббыбыздан картлык көннәремнең иминлектә, тынычлыкта, муллыкта узуын сорыйм. Шөкер, бик рәхәт яшим бүген. Дүрт кызым, кияүләрем, сигез оныгым, унике оныкчыгым  “әни, әби“ дип өзелеп торалар. Ижауда яшәгән Нурия кызым, лаеклы ялга чыккач, минем яныма яшәргә кайтты. Башка кызларым да гел хәлемне белеп торалар. Менә бу атнада барысы бергә җыелып туган көнемә килергә ниятләп торалар әле, – ди Фәүзия әби сөенечен яшермичә.

90  яшьлек олуг юбилее белән котларга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаров килгәч тә табын түрендә балкып утырды ул.

–       Алдагы юбилейларны да ачык акыл, саф зиһен, аягөсте йөреп каршы алырга язсын, Фәүзия әби,  – дип теләделәр җитәкчеләр.

Без дә бу изге теләкләргә бик теләп кушылабыз.

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International