Иж-Бубый егете – гадәти булмаган концертта

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Казанда якташыбыз – Иж-Бубый егете Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева гадәти булмаган концерт тәкъдим иткәннәр.

Аларның концерты  "Хатын+Ир" дип исемләнгән. Ир белән хатынның үзара мөнәсәбәтләренә корылган программада Ләйсән белән Булат "юрганны" һәркем үз ягына тартырга тырышкан. Ләкин ничек кенә булмасын, 13 ел буе бергә гомер иткән пар гаиләдә ир белән хатын бер-берсенә кирәк, дигән фикердә.  

Артистларның кызлары Таңсылу белән Зифа моңа кадәр узган концертларда катнашып килсә, бу юлы сәхнәгә чыгып җырламаган, әти-әнисен сәхнә артыннан гына күзәткән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International