Салагышта “Нурмат“ кафесы эшли

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

   Иж һәм Кама елгаларына якын урнашкан ул Салагыш авылы.  Авылым үзенең халкы, табигате, гүзәллеге белән дан казанган авыл. Алай гана түгел әле, культура казанышлары белән дә даны республикага таралган аның. Җыр һәм бию ансамбле белән чыгыш ясарга барып Болгария халкының ихтирамын казанган авылдашлар турында сөйләп бетерерлек түгел.

Кайда гына барсак та, мин Салагыштан дисәң , бик тиз аңлыйлар безне. “Әйе, табигате белән матур, бай, кызлары һәм егетләре белән данлыклы авыл”, - диләр безнең Салагыш турында.

   Авылым Салагыш көннән – көн үзгәрә, матурлана. Зифа буйлы каен һәм нарат урманнарын үтеп, таудан төшүгә авылым Салагыш каршы ала. Быел көз аенда асфальт җәймә дә җәеп куйдылар әле. Шәһәр урамнарыннан барган төсле тоясың үзеңне.

   Авылыма кергәндә гражданнар сугышы чорында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган, матур итеп төзекләндерелгән һәйкәл каршы ала. Урам уртасында бик матур зур, шәһәр кибетләре кебек үк зурлыкта “Лилия “ исемле кибет әллә кайдан үзенә чакырып тора. Кибеттә нәрсә кирәк шул бар, сатучылары да бик ачык йөзле киң күңелле.

   Авыл түрендә Бөек Ватан Сугышында катнашып һәлак булганнар өчен куелган һәйкәл, авылдашларны искә төшереп тора. Мәдәният йорты, почта элемтәсе, ФАП, балалар бакчасы, мәктәп һәм тагын берничә кибет, терлекчелек фермалары ,шәһәрдәге кебек бик матур һәм зур “Нурмат” исемле кибет – кафе әллә кайдан нур чәчеп тора. Авылым Салагыш шәһәрдән бердә калышмый диярсең. Кибет – кафе быел көз аенда ачылды. Әле генә ачылуга карамастан авыл халкы бик теләп йөри, йорт эшләрен читкә куеп, ял итеп кайту өчен дә чыгучылар күбәйгән. Инде юбилейлар, мәҗлесләр уздырырга теләп чиратка язылып куючылар да бар икән.

   “Нурмат” кафесы бик зур, матур итеп җиһазландырылган. Аның җитәкчесе ИП Гөлнар Мөхәммәдиева Габделхак кызы. Исеме бик матур, бу нәрсәне аңлата дип сорагач, ике баламның исемнәреннән чыгып бирелгән исем диде.  Кызым Нурия, улым Мөхәммат. Нур сүзен Һәм  мат кушымчасын алгач “Нурмат” исеме ясалды диде. Кафе иртәнге 09:00 дан кичке 19:00 га кадәр эшли. Дүшәмбе ял көне. Газ белән җылытыла бик чиста һәм пөхтә. Кафега узгач үзеңне шәһәрдә кебек хис итәсең. Меню бар, өстәлдә көтеп кенә утырасың, сораганны китереп бирәләр. Бик күңелле, теләсәң музыка тыңларга була, телисең икән телевизор кара. Авыл халкы да бик канәгать, пенсионерлар да бик теләп йөриләр, ял итеп кайтабыз диләр. Урта керемле, халык өчен кыйммәт түгел икән азык-төлек бәясе дә. Заказга да пешерәбез, - ди Гөлнар Мөхәммәдиева. Пироглар, бәлешләр сорыйлар, бик теләп пешерәбез, рәхмәт әйтеп алып китәләр, ди. Мәктәп укучылары да тәнәфес вакытында бик еш йөриләр икән. Авылга кайткан кунаклар, Иж һәм Кама буена кайткан балыкчылар да бик теләп кунак булып китәләр диде. Ә, җәй аена кафеның хезмәт күрсәтүе урамда да булачак. Ул шулай ук халык өчен җайлаштырылган икән.

   Менә шулай авылым Салагышым үз җае белән матур гына яши бирә. Авылыбызда шушындый ИПлар булганда, халыкка хезмәт күрсәткәндә рәхмәт әйтми, нәрсә әйтәсең тагын.

   Бу кафеның озын гомерле булуын , матур гына халыкка хезмәт күрсәтүен теләп калабыз. Ә, авылым Салагышның даны ерак – еракларга һаманда барып ирешеп торсын. Үзенә дусларны, туганнарны, җыеп, чакырып Май, Сабантуй, Яңа ел бәйрәмнәрендә очрашып, гөрләшеп яшәргә язсын эле Салагыш авылым халкына.

 

                                                                   Раилә Тимофеева,

Салагыш авылы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International