25 нче ноябрь көнне Иж-Бубый авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан “Ана назы җирдә мәңгелек!” дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзелде.”Әниләр булганда, мәңгелек язларның яме бар” исемле котлап плакат ясалды.
Әни нинди зур сүз! Кеше үз гомерендә шул сүзне ничәмә-ничә кат әйтә ала икән? Әйткән саен,әни сүзе яңадан-яңа мәгънә алып килә.
Ана кеше, бер караштан синең шатлык, кайгыңны,уйларыңны белә.
Алай гына түгел,ана бу сүз аша йөрәгеңне күрә.Әни дип әйткән кеше,ул көчле дә,бәхетле дә!
Елатмагыз әниләрегезне,
Алар өчен мәңге бала сез!- дигән шигъри юлларны китапханәдә китап алырга килгән аналар белән кычкырып укыдык.