Авыл хуҗалыгы белгечләре Әгерҗе районына җыелды

2016 елның 5 декабре, дүшәмбе

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең “Тирсә-транс“ участогында “Авыл хуҗалыгы техникасын 2017 елгы кыр эшләренә әзерләү“ дигән темага зона семинар-киңәшмәсе узды.

Аның эшендә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-сәясәт  буенча урынбасары Тәлгать  Таһирҗанов, ТР Дәүләт техник күзәтүе идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Халиков, “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте директоры Ленар Нургаянов, район авылы хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин һәм башка авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. Семинарга Түбән Кама, Менделеев, Мамадыш, Алабуга районнарыннан Дәүләт техник күзәтү инспекторлары, баш инженерлар һәм башка белгечләр чакырылган иде.

Семинарның беренче өлешендә Тәлгать Галимҗанович 2017 елда техниканы кыр эшләренә әзерләү буенча авылы хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында торган төп бурычлар белән таныштырды. Болар – чәчү техникасын һәм агрегатларны 1 апрельгә, терлек азыгы әзерләү техникасын 1 майга, урып-җыю техникасын 1 июльгә әзерләп бетерү.

Семинарның икенче өлешендә белгечләр “Тирсә-транс“ ширкәтенең машина-техника паркында булдылар һәм техниканы ремонтлау барышы белән таныштылар.

- Бүген без биредә кырга чыгачак техника һәм агрегатларга ремонт барышын үз күзләребез белән күрдек. Барлык зоналарда да эш  нәкъ  менә шулай оештырылган булырга тиеш. Сезнең бурыч – яңаны сатып алу түгел, ә булганны саклау, торгызу. Бүгенге көндә бу аеруча актуаль, – дип йомгаклады киңәшмәне Тәлгать Галимҗанов. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International