Салагышта Юныс Әминевның 95 еллыгы уңаеннан бик матур кичә узды

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Без үскәндә Уразайда үзешчәннәр бик еш спектакльләр куя иде. Якташыбыз Юныс Әминев пьесаларын да бик еш  куйды авылымның сәхнә осталары. Алар куйган “Тамырлар”, “Өти балак”, “Язылмаган законнар”ны балачактан ук яттан диярлек белә идем. Күрше-тирә авылларга да еш йөрделәр алар. Юныс ага Барҗыда үзенең “Тамырлар”ын карап, уразайлылар хезмәтенә зур бәя биргән булган.

   

Күңелләргә илһам китерердәй тәңкә карлар яуган матур бер кышкы кичтә тагын бер кат шушы иҗади дулкыннарда “йөздек” әле. Бик җитди сәбәбе дә бар: танылган драматург Юныс Әминевнең 95 еллыгы җиткән. Салагышның музей җитәкчесе Хәлимә Хөснетдинова бу юбилей датасын зурлап үткәрү идеясен әйткәч, мәктәп коллективы да, мәдәният хезмәткәрләре дә, уразайлылар һәм ямурзалылар да бердәм күтәреп алганнар.

       Казаннан туганнары Наилә апа һәм Галиәсгар Шәрифуллиннар, Яр Чаллы каласыннан улы Фәрит, килене Нурасма бик сөенеп кайткан. Бу гаҗәеп матур кичәдә Салагыш үзешчәннәре Гөлүзә Әхмәтшина, Нәсимә Миннәхмәтова, Гөлия Латыйпова, яшь “артистка” Азалия “Язылмаган законнар” һәм “Рәшидә чебешләре” спектакленнән өзекләр күрсәтсә, уразайлылар “Уҗым бозавы” спектакленнән өзек әзерләгәннәр. Пьесалар гына түгел, шигырьләр дә күп язган Юныс ага. Шуларга үзешчән композиторлар: Салагыштан Дамир Муллахмәтов, Уразайдан Гафият Нигъмәтуллин матур җырлар язганнар. Аларны бу төбәкнең җырчы сандугачлары Тәнзилә Хәбибуллина, Илназ Фазлыев, Раилә Тимофеева, Инсаф Бариев, Рима Бәхтегәрәева, Дамир Муллахмәтов, Гөлнар Мөхәммәдиева, Самат Хикмәтуллин, Венера Ибраһимова  яңгыратты. Юныс Әминевнең хатыны Фәһимәгә язган шигырен Сәрия Солтанова күңел кылларын тибрәтерлек итеп укыды. Ә Рәшит Гәрәйнең 61 яшендә үк бакыйлыкка күчкән сизгер җанлы, ярдәмчел, кешелекле дусты Юныска багышланган “Синең туган якларыңда йөрим” шигырен Шәфәгать Шакиров, Уразайдан каләм остасы Раилә Бариева олы әдип турында үзе язган шигырен  тамашачылар хозурына тәкъдим иттеләр. Ә 11 сыйныф укучысы Илназ Багаутдинов Юныс Әминев иҗаты буенча фәнни-тикшеренү хезмәте белән Иж-Бубый төбәкара укуларында беренче урын алуын әйтеп сөендерде. Алып аручылар: китапханәче Раилә Тимофеева һәм мәктәп директоры Айдар Хөснетдинов 2015нче елда ТНВ каналы тарафыннан Салагыш мәктәбендә Юныс Әминев иҗаты буенча тапшыру әзерләнүе һәм күрсәтелүе турында сөйләделәр.

    Мәктәп җитәкчеләре  Эльвира Ясавиева, Лилия Әхмәтҗанова,   Айдар Хөснетдинов, укучыларның “Дуслык” бию ансамбле,  Чулпан Насыйрова тарафыннан матур биюләр белән үрелеп барган бу кичәгә районыбызның төрле авылларыннан һәм Әгерҗе шәһәреннән “Күңел чишмәләре” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзалары да килделәр. Җитәкчеләре Чулпан Нурмөхәммәтова аларның эшчәнлеге турында сөйләде. Әлфирә Низамова, Асия Корбангалиева, Фаягөл Әхмәтшина хисләрен шигъри юллар белән әйтеп бирсә, Фәния Мөхәммәтшина, Фәридә Хафизова, Фәнис Арсланов җырлар бүләк иттеләр.

      – Юныс Әминевнең бабасы – үз заманының алдынгы карашлы кешесе Зариф Әминев – шушы төбәктә беренче мәктәп салдыручы кеше була. Ә әтисе Шәриф абзый, аларның урамы зур янгында янып беткәч, Мәдьяр авылына күченә. 2009нчы елда Юныс Әминевнең улы Фәрит Мәдьяр егете Рамил Исмәгыйлев белән гомергә истә калырлык авыл бәйрәме уздырдылар. Укымышлы, эшчән, заман белән бергә атлый торган, уңган-булган, затлы нәсел, – диде алар турында Лидия Мәҗитова.

–       Юныс Әминев минем укытучым булды. Барҗы мәктәбендә иҗатка сәләтле укучыларны җыеп әдәби түгәрәк оештырды. Анда шөгыльләнгәннәрнең күбебез аны остазыбыз итеп саныйбыз,  – дип зур хөрмәт белән сөйләде укучысы Тәнзилә Хәбибуллина.

      Әгерҗедән килгән Наилә Харисованың “Мәскәүдә, Казанда, Татарстаныбызның күп театрларында спектакльләре куела торган атаклы драматургның киләсе 100 еллык юбилеен район үзәгендә үткәрергә кирәк” дигән тәкъдименә район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс Гатауллин уңай җавап бирде һәм үз төбәгенең талантларын шулай зурлаганнары өчен Салагыш төбәге халкына, бу кичәне оештыруда ярдәм иткән улы Фәрит Әминевка зур рәхмәтен белдерде.     

    Язылмаган законнар була. Үз улларын, кызларын зурлаган халык үзе дә хөрмәткә лаек. Бу да – язылмаган закон. Иҗат җимешләрең замандашларыңның гына түгел, мәктәп укучыларының да күңелендә урын тапкан икән, бу гомернең заяга үтмәвен күрсәтә.

                                                                        Асия КОРБАНГАЛИЕВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International