Тирсәдән Хәкимовлар ясаган җайланма көненә ике трактор утын яра

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Менә бу утын яру җайланмасын Тирсәдә яшәүче Сабирҗан ХӘКИМОВның уллары Айнур һәм Азат ясаганнар.

Җәен – печән, көзен – тирес, кышын утын сату белән шөгыльләнүче Айнурга бер машина утын яру өчен күпме көч һәм вакыт кирәк булгандыр моңа кадәр.

–       Үзем дә булышырга тырышам, студент төпчек улыбыз Азатка да ялларга кайтканда утын ярырга туры килә иде. Ир-ат өчен кыш көне утын ваклау бер шөгыль генә булса да, юан-юан бүкәннәрне яру өчен, ай-һай, күпме көч кирәк! – ди әтиләре Сабирҗан абый.

Шуннан соң уйлашканнар да, бу эшне җиңеләйтү өчен җайланма ясап карарга булганнар. Яшьләрнең интернетта казынуы да файдага гына булган. Азат менә шуңа охшаш җайланмага тап булган.

Гомер буе техника белән мавыккан Хәкимовларда әлеге җайланманы ясар өчен тимер-томыр да табыла. Егетләр иң башта кыса ясыйлар. Аннан КамАЗның тәгәрмәч дискысына пычак өчен суканың төрәннәрен (лемех) беркетәләр. Кысага бүкән куяр өчен калайдан аслык та куела. Ә бүкәнне пычак астына ничек кертәләр дисезме? Аның өчен цилиндр ярдәмгә килә. Ул бүкәнне этеп пычак астына кертә. Соңыннан бу җайланманы ДТ тракторына беркетәсе генә кала.

–       Әлеге эшне башкару өчен өч кеше кирәк. Берәү тракторда җайлап кына “команда“ биреп тора. Икенче кеше бүкәнне сала, өченчесе ярылган утынны ыргыта, – ди Сабирҗан абый.

Моның кадәр кеше утынны балта белән дә яра ала дип уйларлар кайберәүләр. Әмма болай эшләү – барыбер бүкәнгә балта белән кизәнеп сукканга караганда күпкә җиңелрәк хезмәт, вакытны да азрак ала.

–       Шуны истән чыгармаска кирәк, – ди Сабирҗан абый, – бүкәннәр 50 сантиметрдан озын булмаска, баш-башы тип-тигез итеп киселгән булырга тиеш. Әгәр бүкән кыек киселсә, цилиндрны бөгә.

Бер бүкән сигез кисәккә бүленә. Ботаклы бүкәнне балта белән яру мең газап булса, бу җайланмадан ул секунд эчендә вакланып чыга.

–       Бер көнгә ике трактор утынны “эх“ тә итми ярабыз. Әллә ни алҗытмый да, – ди Сабирҗан абый. 

Менә шулай, “акыллы башлы“ егетләр авыл җирендә дә кул хезмәтен көннән-көн киметәләр. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, диләр бит.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International