Исәнбай кызы республика бәйгесенә бара

2016 елның 9 декабре, җомга

Менделеевта Коръән уку һәм “Гыйбадәте Исламия“ китабын белү буенча бәйге узды.

Коръән уку буенча “Нур мәчете имамы Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин һәм аның җәмәгате Әлфия ханым Галләмова җиңү яуладылар. Алар Казанның Галиев мәчетендә республикакүләм бәйгедә катнашу хокукы алдылар.

“Гыйбадәте Исламия“ китабын белү буенча викторинада  Исәнбайдан Ралина Хәбирова 2 урын, Азалия Идрисова  3 урын алды. Кызларга Дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Ралина 24 декабрьдә Казанда узачак республикакүләм бәйгедә катнашкачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International