Бүген - Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне

2016 елның 9 декабре, җомга

Илнең икътисадына зур куркыныч янаучы коррупциягә каршы көрәшкә елдан-ел зуррак игътибар бирелсә дә, әле анда, әле монда зур кәнәфиләрдә утыручы түрәләр тарафыннан миллионлаган сумнарны үзләштерүчеләрне, хезмәт урыныннан явызларча файдаланучыларны ачыкласалар да, ришвәтчелекнең тамырын корыту өчен бик күп көч кирәк әле.  Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан Әгерҗе районы прокуроры Сергей ПАРАМОНОВ белән әңгәмәбез дә шул турыда.

–   Сергей Геннадьевич, тагын бер тапкыр коррупциянең нәрсә икәнен аңлатып үтсәгез иде. Югыйсә, кайберәүләр аны хәл итә алмый торган проблеманы тиз генә чишү өчен кемгәдер акча төртү дип кенә аңлый.

–    Коррупция – ул җаваплы урында эшләүченең хезмәт вазифаларыннан явызларча файдаланып, акча, кыйммәтле әйберләр, милекне үзләштерүе яки физик затның ниндидер проблемасын тиз генә хәл итү өчен югарыда утыручыга акча төртүе.

Мәсәлән, быел май аенда Әгерҗе район суды ЮХИДИ хезмәткәренә 5000 сум акча биргәндә тоткарланган гражданинга хөкем карары чыгарды. Аңа  бирергә теләгән ришвәт күләменнән утыз тапкыр артык күләмдә, ягъни 150 мең сум күләмендә штраф салынды. Ришвәт бирү йә аны алу гына түгел, хезмәт урынында үз кесәсен баетырга теләүче дә  коррупционер була. Август аенда “Нәүрүз“ ширкәте идарәчесе 240 килограмм катнаш азык үзләштергәндә тотылды. Ул бер ел дәвамында җитәкче урыннарда эшләүдән  азат ителде.

Октябрьдә урманнан файдалану эшчәнлеге белән шөгыльләнүче предприятие директоры да законсыз төстә агач кискәне өчен җәзага тартылды. Ул урман фондына 75 мең сумлык зыян салганы өчен 1,6 елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Ике ел урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән җитәкчелек итүдән дә мәхрүм калды ул. Кулы чиста булмаганнарга яки бармагы үз ягына кәкре булганнарга барыбер кайчан да булса җавап бирергә туры килә. 

–   Прокуратура  бу явыз афәткә каршы ничек эшли?

–    Коррупциягә каршы көрәштә дәүләт һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең ачык икәнлеген тикшерү бик тә мөһим. Агымдагы елда прокуратура хезмәткәрләре муниципаль һәм дәүләт хезмәткәрләре керемнәре һәм чыгымнары, милекләре турында белешмәләр биргәндә төгәлсезлекләр җибәргәннәр иде. Тикшерүләр буенча әлеге җитешсезләкләрне бетерүне таләп итеп тугыз беркетмә төзелде. 14 хезмәткәр дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Икенче тикшерү вакытында авыл җирлеге Советы депутатының керемнәр, милек турында белешмә тапшырмавы ачыкланды. Бу депутатның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды.   

Прокуратура  җирле үзидарә органнары кабул итә торган норматив-хокук актларына  да коррупциягә каршы экспертиза үткәрү хокукына ия. Быел гына да Әгерҗе прокуратурасы 1600дән артык актны тикшергән. Аларның 45ендә гражданнарның хокукларын бозуга китерүче коррупцион фактлар булуы ачыкланды. 

–    Коррупциягә каршы көрәштә халык үзе дә хокук саклау органнарына ярдәм итә ала бит. Бу уңайдан  район халкына әйтер сүзегез...

–     Иң элек, ришвәт биреп, кемнеңдер кесәсен калынайтуга үзегез дә юл куймагыз. Юкка гына “бирүчесе булмаса, алучысы булмас иде“, димиләр.  Ришвәт бирми генә сезнең проблеманы хәл итмиләр икән, бу турыда хокук саклау органнарына хәбәр итегез.  Коррупциягә каршы көрәштә безгә сезнең ярдәм бик тә кирәк, хөрмәтле әгерҗелеләр.

 

БЕЛЕШМӘ:

Әгәр сез ришвәт бирү яки ришвәт сорау фактлары турында беләсез йә үзегездән таләп итәләр икән, шалтыратыгыз:

Прокуратура – 21844.

Эчке эшләр бүлеге – 22541.

Район хакимияте – 23100.

Сезнең шалтыратуыгыз сер итеп саклана.

Әңгәмәдәш – Рәмзия ЗАРИПОВА.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International