Кырындыда шушы авылда туып-үскән Расим Закиров истәлегенә Сәламәтлек көне узды

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Кырындыда шушы авылда туып-үскән, “Чапаев” исемендәге колхозда гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, 1985 елдан Иж-Бубыйда “Ялкын” хуҗалыгын җитәкләгән, шушы ук авылда авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән, гомере буе авыл дип янып-күеп йөргән Расим Закиров истәлегенә Сәламәтлек көне узды. Аны Расим Гафи улының малайлары Рафил, Марсель, Инсаф, Кырындыдагы энесе Илгизәр һәм аның улы – Кырынды авылы башлыгы Илназ Закиров оештырдылар.

Сәламәтлек көне дүртенче ел рәттән уза инде. Спорт сөючеләр шашка һәм волейболда сыналдылар. Шашка буенча ир-атлардан:

1 урында – Раил Латыйпов (Иж-Бубый)

2 урында – Николай Ефимов (Красный бор)

3 урында – Эмиль Гайнетдинов (Әгерҗе).

Хатын-кызлардан:

1 урында – Людмила Ефимова (Красный бор)

2 урында – Галина Васильева (Сарсак-Омга)

3 урында – Айназ Закирова (Кырынды).

Ә волейболда Кырындыдан ике команда, Иж-Бубыйдан, Сарсак-Омга, Тирсә, Ямурза һәм Кичкетаң командалары үз көчен сынады. Кырынды командасы өчен Ижаудан кайткан унбер яшьлек Даша да уйнады. Әле волейбол уеннары дәвам итә. Җиңүчеләр бераз соңрак билгеле булачак.

Сәламәтлек көнендә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов сәламләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International