Синдәй әби Әгерҗе районында башка юк

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Әнә шулай диде Әгерҗедә яшәүче Саҗидә әби Галимованы 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов.

Аның сүзләрендә хаклык бар. Саҗидә әби – районыбызда “Нур мәдрәсәсе, Красный борда мәчет төзелешенә халыктан хәер-сәдака җыеп иң күп өлеш кертүчеләрнең берсе. Красный бордагы мәчет төзелешенә генә дә 200 мең сум акча тапшырган ул. Шуңа әлеге мәчетнең ачылуын олы түземсезлек белән көтә.

Халыктан җыелган акчаларының һәр сумын бик пөхтәләп дәфтәргә дә теркәп бара. Шул рәвешле, хәер-сәдака биргән исемлекләр яза-яза, берничә дәфтәр тутырган инде ул.

–       Менә шушы игелекле эшләрең бәрабәренә Ходай сине картлык көнеңдә шулай бәхетле яшәтә торгандыр. Алдагы көннәрең дә балаларың, оныкларың янәшәсендә кадер-хөрмәттә үтсен, – дип теләде Ришат Нурисламов.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International