16 январьдан авыл җирекләрендә гражданнар җыеннарына старт бирелә.
Район башлыгы Валерий Макаров, аның урынбасары Ришат Нурисламов, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, райондагы оешма-предприятиеләре җитәкчеләре халыкны борчыган сорауларга җавап биреп, 2017 елга бурычлар турында сөйләячәкләр.
Җыеннарда узган ел башкарылган эшләр турында авыл башлыклары хисап тота. Иң беренче җыен 16 январьда Красный борда узачак.