“Халык контроле“нә һәр әгерҗеле мөрәҗәгать итә ала

2017 елның 13 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасының “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасы безнең районда да зур популярлык  яулады.

Бу әлеге системага мөрәҗәгать итүчеләрнең саны артуында ачык чагыла. “Халык контроле“ аша килеп ирешкән гаризаларның берсе дә игътибарсыз калмый. Узган елның ноябрендә әлеге системаның Татарстан буенча баш модераторы Сәрия Сабурская катнашында уздырылган киңәшмәдә дә Әгерҗе районы уңай яктан телгә алынды.

–       Гаризалар вакытында каралып, аларны тормышка ашыру буенча төгәл сроклар билгеләнә, кимчелекләрне бетерү буенча мөмкинлекләр эзләнә, – дип билгеләп үтте ул. 

Әлеге  система гамәлгә кергән 2012 елдан башлап безнең район буенча халыктан килеп ирешкән 198 мөрәҗәгать хәл ителде. Аларның күпчелеге тирә-якны тәртипкә китерү, юлларны тоту һәм ремонтлауга, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә кагылышлы иде.

2016 елда әлеге системада басылган 92 заявканың 82сенә чишелеш таба алдык. Юлларны тоту, ремонтлауга кагылышлы проблемалар юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә тәгаенләнгән муниципаль максатчан программа һәм гражданнардан җыелган үзара салым акчалары хисабына хәл ителә. Аерым алганда, яңа юл билгеләре куела,  шәһәр эчендәге юллар, күперләр ремонтлана.

Күп чыгымнар таләп итүче заявкаларны чишүне кичектерергә дә туры килә. Шундый ике мөрәҗәгать нигезле рәвештә кире кагылды, сигезе алдагы еллардагы эш планына кертелде.   

Район башлыгы Валерий Макаров та “Халык контроле“ системасы аша килеп ирешкән мөрәҗәгатьләрне һәм аларны чишүне даими контрольдә тота. Эшлекле киңәшмәләр, планеркалар вакытында системада урын алган мөрәҗәгатьләр бәян ителеп, аларны чишү юллары барлана. 

Алга таба да райондашларыбыздан “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасы аша килеп ирешкән бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак.  

Аида ГАЛЕЕВА,

“Халык контроле“ системасының Әгерҗе районы буенча администраторы.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International