Әгерҗедә берничә ел инде кыш көне халык күп йөри торган урыннарда агачтан таулар ясыйлар.
Быел әлеге мәһабәт тауларны “Яшьлек“ паркында, стадионда, “Альфа“ ТОСында, Чапаев, К.Маркс, Заводская урамнарында ясадылар. 3-5 метр биеклектәге, 15 метрга кадәр озынлыктагы таулар куркынычсызлык таләпләренә туры китереп эшләнгән.
– Парктагы тауны ясау өчен агач материаллар белән “КамПромЛес“ ширкәте ярдәм итте. Аны “Водоканал“ эшчеләре кыска вакыт эчендә бик сыйфатлы итеп эшләделәр. Ә калган тауларны “Жилсервис“ ширкәтләре эшчеләре ясады, – ди “Әгерҗе шәһәре“ башкарма комитеты җитәкчесе Илназ Сәфәров.
Таулардан көнозын кеше өзелми. Кичләрен сабыйлары белән әти-әниләр дә рәхәтләнеп шуалар тауларда.
Әгерҗедәге кебек тауларны хәзер авылларда ясый башлаулары да сөендерә. Яңа ел алдыннан 4 метр биеклектәге, унбер метр озынлыктагы тауны Тирсә авылында да ясадылар.
– Кунакка кайтучылар да, авылдашлар да рәхәтләнәләр биредә, – ди авыл башлыгы Рафил Закиров.