Әгерҗегә шагыйрә Клара Булатова килә

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Шагыйрә, Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Клара Булатова киләсе атнага Әгерҗегә укучылар һәм райондашлар белән очрашуга килә.

Шагыйрә 18 январьда башта Иж-Бубый мәктәбендә укучылар белән очрашачак. Аннан 13.30 сәгатьтә район үзәк китапханәсендә каләм тибрәтүчеләр, шигырь сөючеләр белән җылы әңгәмә уздырачак.

19 январьда Тирсә мәктәбе укучыларын да шагыйрә белән очрашу көтә. Клара ханым бу көнне ут күршеләребез Ижауда да милләттәшләр белән  очрашуга барачак. Шигърият яратучыларны14 сәгатькә М.Җәлил исемендәге китапханәгә чакырып калалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International