Газ бәхетсезлек китермәсен, дисәгез

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Эксплуатация-газ хезмәткәрләре, быелгы кышта һава температурасы гел үзгәреп тору сәбәпле, газ приборларына, бигрәк тә юллыкларга (дымоход),  вентиляция каналларына, аеруча игътибарлы булырга кирәк, диләр.

Бу хакта тулырак аңлатуын үтенеп, район эксплауатация-газ хезмәте начальнигы Рамил Гыймазовка мөрәҗәгать иттек.

–       Райондашларыбыз моннан ике ел элек Исәнбайда булган аянычлы хәл турында хәтерлиләрдер әле.  Ул чакта шәхси йортта сөрем исенә агуланып 72 яшьлек апа вафат булган, ә аның килене хастаханәгә озатылган иде.

Быелгы кыш та бу яклап бик куркыныч. Чөнки һава температурасының бер төшеп, бер менеп торуы юллыкларда һәм вентиляция каналларында конденсат җыелуына һәм боз барлыкка килүенә сәбәпче булырга мөмкин. Нәтиҗәдә сөрем газы чыгып китә торган юллыкка боз ката һәм ул ябыла йә тарая, ә газ янудан барлыкка килгән агулы газ бүлмәгә чыга башлый. Әлеге газны икенче төрле “акрын үлем“ дип тә атыйлар, чөнки иссез һәм  төссез бу газны 14-15 минут дәвамында сулау да үлемгә китерергә мөмкин. Исәнбайдагы аянычлы хәл дә  нәкъ менә шушы сәбәп белән килеп чыккан иде.

Күпкатлы йортлардагы юллык һәм вентиляция каналларының төзеклеге өчен идарәче компанияләр җавап бирә, ә менә шәхси йортларда бу эш – хуҗалар җаваплылыгында. Үз йортлары белән яшәүчеләр юллыктагы һәм вентиляция каналындагы тарту көчен даими рәвештә  тикшереп торырга тиеш. Моның өчен янып торучы шырпыны йә кәгазь кисәген газ котелы яисә вентиляция челтәре  янына китереп карау да җитә. Әгәр ялкын эчкә таба “суырыла“ икән, димәк, тарту көче бар.

Хәзер күпләр өйләренә тимер ишекләр һәм пластик тәрәзәләр куеп бетерделәр. Ә бу – бер җирдән дә һава керми, ягъни бүлмәләрдә һава йөрми, дигән сүз. Тарту көче яхшы булсын өчен, бу бик тә мөһим. Шуңа күрә газ приборлары урнашкан бүлмәдә форточка булу мәҗбүри. Инде форточка юк икән, һава йөрсен өчен тәрәзәне “микро“га булса да ачып куярга кирәк.

Һава температурасаның гел үзгәреп торуы юллык түбәсенең  (оголовок – авт.) җимерелүенә дә китерергә мөмкин. Андагы кирпеч ватылып юллык эченә төшкән очракта да тишек томалана йә тарая.  Шуңа аларның төзеклеген дә даими күзәтеп торырга киңәш итәбез.

Безнең оешма слесарьлары ел саен газ приборларына техник күзәтү уздыралар.  Без аларга: “Өйгә керә торган газ торбасыннан тикшерә башлагыз, газ яну продуктлары чыгып китә торган юллыкны тикшерү белән тәмамлагыз“ , – дигән таләп куябыз.  Ягъни өйдә газ приборлары белән бәйле бер генә җиһаз да тикшерелмичә калырга тиеш түгел. Хуҗалар да слесарьлар техник күзәтү уздырганда шушы таләпнең үтәлешен ныклы контрольдә тотарга тиешләр.

Озын сүзнең кыскасы – мондый аянычлы хәл минем белән булмас дип уйларга ярамый. Газ бәхетсезлек китермәсен дисәгез, уяу һәм сак булырга кирәк. Газ приборларын үз белдегегез белән алыштыру йә ремонтлау катгый рәвештә тыела. Ә инде йортта газ исе бар яки газ приборлары белән бәйле берәр төзексезлек килеп чыккан икән, кичекмәстән 04, 104 (кәрәзле телефоннан), 21004 телефоннарын җыегыз, – дип мөрәҗәгать итә Рамил Гыймазов.

 

Белешмә.

Шәхси йортларда яшәүчеләр дымоходның төзеклеге белән бәйле проблемалар килеп туган очракта “Диева“ шәхси предприятиесенә (тел. 89600738339), йә  “Аркада“ ширкәтенә (тел. 89600857282) шалтырата алалар.

Дания АБЗАЛИЕВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International