Галия апа Сибгатуллинага һич кенә дә 90 яшьне  бирмәссең

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Яңа Сләк авылында яшәүче йүзеннән нур бөркелеп торучы, бик тә сөйкемле, җитез һәм уңган Галия апа Сибгатуллинага һич кенә дә 90 яшьне  бирмәссең. Галия Гайсә кызы-1927 елда туа. Пар ат белән чәчү чәчә, урман кисә, урман чыгара, Красный борга ат белән ашлык ташый. Мәгъсүмҗан абыйны сугышка озатып, аны   7 ел көтеп алып бергә тормыш корып җибәрәләр.Белемле булуын , тырышлыгын,исәпкә алып аңа бригадир вазифасын йөклиләр.Авыл халкының теләген үтәп сугыштан соңгы елларда Яңа Сләк авылында сатучы булып эшли.Бүгенге көндә кызы Рәзилә, кияве  Рәфис тәрбиясендә кадерле дәү әни булып яши. Галия апаның 8 оныгы һәм 13 оныкчыгы бар.Юбилярыбызны Район башлыгының урынбасары Нурисламов Р.Т.,”Әгерҗе хәбәрләре “ газетасының яңа хезмәткәре Лилия Расулова, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов И.Г. котладылар. Хәерле гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш, балаларының, онык һәм оныкчыкларының игелеген күреп  озак яшәвен теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International