Иске Эсләк халкын ни борчый

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарына старт бирелде. Аның беренчесе Иске авыл Эсләк җирлегендә узды. Анда район башлыгы урынбасары Нурисламов Ришат, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин, оешма-учреҗдение җитәкчеләре катнаштылар.

Җыенда Эсләк Иске авыл җирлеге башлыгы Илдус Гафаров 2016 елда башкарылган эшләргә йомгак ясады. Иске Эсләктә – 186, Үтәгәндә 150 хуҗалыкта 561 кеше гомер кичерә. Узган ел 12 кеше вафат булган, дүрт сабый туган.

Халыктан җыелган үзара салым акчасын чүплекне бүлеп алуга, Яшьләр урамындагы төзекләндерүгә юлны, урамнарны яктыртуга һәм башка эшләрне башкаруга тотканнар.

Җирлектә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю эше яхшы оештырылган. 2016 елда халыктан барлыгы 70 714 литр сөт җыелган. Иң күп сөт тапшыручылар: Үтәгәннән Миргалим Әминев, Рафаил Гатауллин, Илсур Муллахмәтов, Иске Эсләктән Марат Шәйдуллатов, Илгиз Садриев, Раилә Яппарова.

Җыенда авыл халкы үзен борчыган сорауларны да күтәрде. Иске Эсләк–Сарапул юлының ике чакрымы төзекләндерелмәү аркасында Удмуртиядән маршрут автобусы йөрмәвенә ризасызлыкларын белдерделәр. Авыл эчендәге юлларга “лежачий полицейскийлар“ куюны сорадылар. Иске Эсләк җирлегендә яшәүчеләрне борчыган бу хәл сораулар һәм башка ителерме – анысын вакыт күрсәтер.

РӘСУЛОВА Лилия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International