“Наҗар“да терлекләрне кышлату ничек оештырылган

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Агрохимсервис“ җәмгыятенең “Наҗар“ ярдәмчел хуҗалыгында терлекләрне кышлату дигән темага семинар-киңәшмә узды.

Аның эшендә “Татагрохим“ җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов һәм 18 районнан терлекчелек белән шөгыльләнүче  “Агрохим“ ширкәтләре җитәкчеләре катнаштылар.

Елның беренче семинарын уздыру пункты итеп юкка гына Адил Латыйпов җитәкчелегендәге “Наҗар“ хуҗалыгы сайланмаган. Белгечләр биредә терлекләр өчен шартларның елдан-ел яхшыруын, терлек азыгының, бөртекле культураларның мулдан әзерләнүен билгеләп үттеләр. Биредә бүгенге көндә 430 баш терлек асрала, шуның 150се – сыерлар. Узган ел бер сыердан 4 мең кило сөт сауганнар. Быелга бурыч – бу санны биш меңгә җиткерү. 2015 елда бер абзарны капиталь төзекләндергән булсалар, узган ел барлык таләпләргә туры китереп тагын берсен ремонтлауга ирешкәннәр. Моның өчен Хөкүмәттән ике миллион сумга якын субсидия алганнар.

–       “Наҗар“ хуҗалыгына кайчан гына килеп керсәң дә, фермалардагы чисталык, тәртипкә шаккатасың. Җитәкче таләп итә, эшчеләр җиренә җиткереп эшли белә, – ди Наил Гобәйдуллин.

–       Безнең бурыч – бозауларны 14-15 айда 370 килога җиткерү. Алар көн саен 650 грамм артып, ике айда 70 килога җитәләр, – ди Адил Латыйпов.

Малларга кышлык азык мулдан әзерләнгән, ачык һавада салам ышыгында яткан терлекләргә ачы салкыннар да куркыныч түгел. Аларны витаминнар белән дә “сыйлыйлар“, яфрак азык, минераль катнашмалардан да өзмиләр.

Эшчеләргә дә шартлар тудырылган. Иртәнге савымнан соң ял итәр өчен чәй бүлмәсе бар, эш беткәч юынып кайтырга душ ясаганнар.

Семинарда катнашучылар хуҗалыкның ындыр табагында да булды. Биредә бөртеклеләрнең сакланышын һәм аларны эшкәртү технологияләре белән танышты.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International