Клара Булатова – Әгерҗедә

2017 елның 19 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әгерҗе район үзәк китапханәсендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм  атказанган укытучысы, Рафаил Төхвәтуллин,Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара апа Булатова белән очрашу кичәсе узды.

Кичәнең хөрмәтле кунагы Клара Булатова үзе турында бик мавыктыргыч итеп сөйләде. Каләм ияләре Рәмзия Зарипова, Наилә Харисова, Фәридә Хафизова тарафыннан аның шигырьләре укылды, шигырьләренә иҗат ителгән җырлар башкарылды.

Районыбыз шагыйрәләре бәйрәм кунагына үзләренең китапларын бү­ләк ит­теләр. Халык күңелен яулап алган шагыйрә алдагы елларда да мондый очрашуларга килергә вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International