Балалар китапханәсендә – паровоз, корабль

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Мәдәният министрлыгы күптән түгел Әгерҗедәге балалар китапханәсенә бик матур мебель бүләк итте.

Менә бу паровозга утырып рәхәтләнеп яңа китаплар белән танышырга була. Ә корабльдән күңелеңә ошаган китапны сайлап алып укырга мөмкин.

–       Ә менә бу чәчәккә ошаган өстәлдә укучылар белән әңгәмә корабыз, алар биредә рефератлар язу өчен материал туплыйлар, – ди китапханә мөдире Лилия Акбашева.

Узган ел китапханәгә мини-стенка кайткан булган.

–       Министрлыкның балалар китапханәсенә игътибарны арттыруы сөендерә, – диләр китапханә хезмәткәрләре. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International