Яңавыл фельдшерына олысы-кечесе рәхмәтле

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Без – авыл кешеләре хәлебез начараеп китсә, иң беренче авыл фельдшерына мөрәҗәгать итәбез. Андый чакта Яңавыл фельдшерлык-акушерлык пункты мөдире Физәлия САЛИХОВА шунда ук ярдәмгә ашыга.

 

Кайчак кызганып та куям үзен: тәүлекнең кайсы вакытында гына ярдәм сорап килмиләр аңа?! Ә ул көн дими, төн дими, шунда ук сумкасын ала да чыгып йөгерә. Бик еш кына аңа күрше авылларга да авырулар янына барырга туры килә.

Медпунктта да һәркайсыбызны ачык йөз белән каршы ала Физәлия. Файдалы киңәшләрен биреп, тиешле дәвалау курслары билгеләп, күпме кешене аякка бастырды икән инде ул?! Шуңа авылыбызда олысы-кечесе рәхмәтле аңа. 

Җәмәгате Мәгъсум белән өч балага гомер бүләк иттеләр. Олы уллары Ирек тә, әнисе юлыннан китеп, укуын тәмамлаганнан соң Чаллыда ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә (БСМП) урнашты. Күптән түгел генә эшли башласа да, авылдашларыбыз әлеге хастаханәгә эләккән чакта аларга ярдәм итү җаен да таба яшь белгеч. Шуңа бик күп авылдашлар рәхмәтле аңа. Уртанчы кызлары Тирсә мәктәбендә укый, төпчекләре Әмирхан да быел мәктәпкә бара. Физәлия – менә шул матур гаиләдә барысын көйләп-җайлап яшәүче уңган-булган хуҗабикә, үрнәк әни дә әле. 

Авылдашларыбызның сәламәтлеге сагында торучы Физәлиянең үзенә Ходай саулык биреп, алдагы көннәрдә дә яраткан хезмәтендә булырга язсын иде. Игелекле хезмәтең, шәфкатьле кулларың, мәрхәмәтле йөрәгең өчен рәхмәт, ак халатлы шәфкать иясе. 

Яңавыл халкы исеменнән Флүрә ХАННАНОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International