Кадыбаш авлында яшәүче Камалова Зәкия Шаех кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

Камалова Зәкия Шаех кызы -1927 елда туган.Ул елларда башка кызлар кебек үк Зәкия апа баһадирдай ирләр генә башкара ала торган урман кисү эшендә төп эшче була,орлык ташый. 70 кг капчыкларны күтәрү чыннан да бик авыр эш була.Шулай да ул бирешми.Бүгенге көнда 6 баласына һәм оныкларына кадерле дәү әни булып яши.Туган көненә барлык балалары , килен –кияүләре җыелышып Зәкия апаны мул табын артында хөрмәтләделәр .90 яшен билгеләп үткәндә дә әле Зәкия апа өен гөлләр кебек итеп тота, бөтен эшен үзе эшли , тормышка оптимистик карашта яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International