Кадыбашта яшәүче Җәләевлар шаккатыра беләләр

2017 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Шаккатыра белә торган гаилә бу. Кадыбашта яшәүче ҖӘЛӘЕВләр турында әйтүебез. Алар хакында тырыш дию генә аз, үҗәтләнеп максатка омтылу да бар монда. Шул ук вакытта бик гади дә була беләләр. Шулай итеп, бүген без Җәләевләрдә кунакта...

ШӘЙМИЕВ БИРГӘН ИСЕМ

Гаилә башлыгы Илназ әфәнде инде менә чирек гасыр диярлек Кадыбаш мәктәбендә технология фәнен укыта. Татарстанның атказанган мөгаллиме! Моннан дистә ел элек ул чактагы республика җитәкчесе Минтимер Шәймиевне шаккатырган кеше! Район үзәгендә 3нче мәктәп ачылышы вакытында була бу хәл. Илназ абый шунда укучылары белән эшләгән узыш машинасы “Багги”ны тәкъдим итә. Мондый күргәзмәләрне күп күргән Президент яшь укытучы янында тукталып кала. Машина турында озак кына сораштырганнан соң: “Бу укытучыга атказанган исеме бирергә кирәк!” – ди. Тагын берничә айдан исә Илназ Җәләев Шәймиев белән республиканың икенче бер районында очраша. “Мин сиңа исем бирдем!” – ди республика җитәкчесе Илназ абыйны танып алып.

–       Ул чакта документлар килеп җитмәгән иде әле. “Атказанган” исемле булуымны, әнә шулай, Президент авызыннан ишеттем, – дип искә ала ул вакытны укытучы.

Бүген инде Илназ Җәләевнең мактаулы исемнәре шактый. Чөнки ирешкән уңышлары да күп. Аның укучылары ел саен технология буенча республика олимпиадаларында призлы урыннар яулый. “Багги” узыш машинасы, кар көрәгеч, май язгыч җайланма, бораулау машинасы, тимер бөгә торган станок... Әнә шулай, жюри әгъзаларын гаҗәпләндерүнең яңадан-яңа ысулларын табып кына торалар.

–       Балаларны кызыксындырып кына ниндидер уңышка ирешергә мөмкин, – ди Илназ Җәләев. – Олимпиадага әзерләнгәндә бик күп тырышырга кирәк. Бу вакытта укучылар белән ачыктан-ачык сөйләшү ярдәм итә. Бездә укырга әллә ни яратмаган бер малай бар иде. Технология буенча кызыксынуы барлыгын күреп, олимпиадага әзерли башладым аны. Кулыңда һөнәрең булмаса, син тормышта беркем түгел дип, белем алырга, тырышырга кирәклеген төшендердем. Олимпиадада камыр басу җайланмасы тәкъдим иттек. Жюри әгъзалары “булды, аңладык“, дигәч тә “мин ахырга кадәр сөйләп бетерергә телим“, дип үз сүзен бирмәде ул. Олимпиададан җиңүче булып кайттык.

“БАШ ЯСАП” ПЕШЕРӘБЕЗ

Берничә ел элек авылдашларын шаккатыра Җәләевләр. Тыныч кына мәктәптә укытып йөргән ир, хатыны Гүзәл белән кибет ачып җибәрә. Бинаны бер ай эчендә төзиләр. Авылда кибетләр берәү генә түгел, сатып алучы нәкъ менә синекен сайласын өчен нишләргә? Гаҗәпләндерү җаен тапмыйлармы соң инде?! Кечкенә генә икмәк пешерү йорты булдырып, кибетләрендә кайнар ипи сата башлыйлар. Шулай итеп, кибет тирәсе тагын да җанлана.

Җәләевләр ипиен Кадыбаш халкы гына түгел, күрше-тирә авылларда да яраталар. Хәзерге вакытта районыбыз авылларындагы күпчелек кибетләр икмәкне нәкъ менә моннан сатып ала. Бәясе дә кыйммәт түгел: кара ипине – 19, агын 20 сумга җибәрәләр. Һәр иртә саен Җәләевләр ихатасындагы икмәк пешерү йортыннан 1,3 меңнән артык кайнар, хуш исле ипи чыга.

–       Бездә пешкән икмәк бик тәмле, – дип сөйли Гүзәл ханым. – Чөнки аны әбиләрчә, ачы камыр белән, “баш ясап” пешерәбез. Чүпрә кулланмыйбыз диярлек. Мондый ипи озак саклана, тәмен югалтмый. Әни ягыннан әбием дә ипи пешерү остасы булган минем. Бу һөнәр безнең канга сеңгәндер, күрәсең.

Күптән түгел Италиядән кайтартылган заманча җайланма сатып алганнар. Ул, кеше кулы тидермичә генә, сәгатенә бер мең данә ипи әзерләп бирә ала. “Эшләсен генә инде”, – ди Илназ абый. Хәер, техника ватылып китсә дә аптырап утырмаячак ул. Бер генә җайланманы да ремонтка илтеп йөрми – барысын да үзе төзәтә.

ЧАҢГЫГА АКЧА ҖЫЯ

Җәләевләр быел фарфор туйларын бәйрәм иткән. Гүзәл апа белән Илназ абый Гөлназ исемле бик чая кыз һәм Ренат атлы җитез малай үстерә. Аларны күреп, тумыштан эшкуар бит болар, дип кайттык. 19 яшьлек Гөлназ Чаллыда укудан бушаган вакытларында маникюр ясый, фотога төшерү белән шөгыльләнә. “Фотоаппаратка акчаны үзе җыйды, бер тиен дә бирмәдем”, – ди әни кеше.

–       Балалар акчаның каян килүен белеп үсәргә тиеш, – дип сүзгә кушыла Илназ абый. – Бүген аңа биш мең сум тоттырсаң, иртәгә “бетте“ дип тагын килүе бар. Үзең тапкан кадерле була ул. Балаларымның үзләре өчен эшләргә, тырышырга өйрәнеп үсүен телим.
Ренатка 11 яшь. Бу малайның никадәр җитди булуын, алга карап эш итүен күрсәгез икән! Бабасы биргән умарталарны җәй буе карап, бал сата ул. Акча җыеп, танылган спортчылардан чаңгы сатып алмакчы. Чөнки спортны бик ярата. Татарстандагы танылган футбол, хоккей командаларының бөтен уенчыларын танып белә. Акчаны уңга-сулга тарату, кибеткә тәмле әйбер алырга йөгерү – Ренат эше түгел.

–       Кибеткә барганда ук миңа фәлән әйбер кирәк дип бара. Шуннан артыгына борылып та карамый, – ди улы турында Гүзәл апа.

Эшкуар дигәч тә, бу гаилә байлык артыннан куа дип уйлау бөтенләй ялгыш фикер булыр иде. Мәкаль-әйтемнәр белән сөйләшергә яратучы Илназ абый, булганы язган булсын, дип яши. “Сукырларча акча җыю – мәгънәсезлек”, – дип тә өсти ул.
Рамилә УВАЕВА–МОРАТОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International