Кадрәк – узган ел үзара салымны 500 сумнан җыйган бердәнбер авыл җирлегедер, мөгаен.
Әлеге акчага авыл эчендәге юлларны ремонтлаганнар, урамнарны яктыртканнар, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлары хөрмәтенә һәйкәл торгызганнар. Авыл җыенында җирлек башлыгы Александр Михайлов әлеге эшләрне башкаруда ярдәм иткән һәр авылдашына олы рәхмәтен җиткерде. Кадрәклеләр 2017 елда да үзара салымны 500 сумнан җыярга килештеләр.