Кичкетаңда терлек саны арткан

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Кичкетаң, Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга, Балтач авылларын үз канаты астына алган, халык телендә “Әгерҗе капкасы“ дип йөртелүче Кичкетаң җирлеге, гомер-гомергә башкаларга матур эшләре белән үрнәк булып, тырыш халкы белән дан казанып яши.

Соңгы вакытта шәхси хуҗалыкларда мал саны артуы да сөендерә, диде авыл башлыгы Зөлфәт Нуриев уңышлары, җирлектәге үзгәрешләр турында сөйләгәндә. Узган елга караганда җирлектә мөгезле эре терлекнең 15кә, сыерларның дүрт башка, сарык-кәҗәнең 55кә артуы шул турыда сөйли. Биредә өч һәм аннан да күбрәк сыер асраучы 22 гаилә бар.

–       Хуҗалыклардан сөтне сәгате-минуты белән җыючы Рәшит Таҗиевка бик рәхмәтле без. Сөт тапшырган өчен исәп-хисапны вакытында ясый, сөтнең бәясе дә канәгатьләнерлек – 20 сум, – ди Зөлфәт Нуриев.

Халыктан җыелган үзара салым акчасын дүрт авылны төзекләндерүгә тоталар. Янгын куркынычсызлыгы чаралары, зиратларны тәртипкә китерү, урам утларын алыштыру, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар өчен куелган обелискларны яңарту, юлларны төзекләндерү кебек эшләр башкарганнар. Быел да үзара салым акчасына планлаштырылган эшләре шактый аларның. Шуларның берсе – Кичкетаң авыл җирлеге Советы карамагындагы тракторны ремонтлау.

–       Бу трактор белән кыш көне дүрт авылның урамын кардан чистартабыз. Шуңа аны төзек тоту – безнең бурыч, – ди Зөлфәт Нуриев.

Барҗы-Умгадан Рамилә Хикмәтуллина:

–       Күз ачкысыз буран вакытында да иртүк авылыбыз урамы киң итеп ачып куелган була. Тракторчы Николай Любимовка рәхмәттән башка сүз юк дип, – авылдашлары исеменнән аңа олы рәхмәтен җиткерде.

Әлбәттә, проблемалар да юк түгел җирлектә. Барҗы-Умгадан фермер Тәлгать Муллахмәтов “электр чыбыкларында көчәнеш зур, аларны алыштырырга кирәк иде“, дип мөрәҗәгать итте. Җыенның икенче көнендә Зөлфәт Нуриев, район электр челтәре җитәкчесе Айрат Гыйльманов белән бу авылда очрашып, әлеге мәсьәләне хәл итү юлларын бергәләп эзләделәр. Айрат Гыйльманов финанс мәсьәләсе хәл ителгән очракта ике чакрым озынлыктагы чыбыкларны алыштырачакларын әйтте.

Җыен көнне район җитәкчеләре Кичкетаң мәктәбендә дә булды.

 

Белешмә:

Кичкетаң җирлегендә 464 хуҗалык бар, биредә 773 кеше гомер кичерә.

Узган ел 18 кеше вафат булган, сигез сабый дөньяга килгән.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International