Салагыш авылы Мәдәният йорты 2018 елгы ремонт планына кертеләчәк

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Салагыш авыл җирлегендә узган җыенда район башлыгы Валерий Макаров, район оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Салагыш авыл җирлеге башлыгы Мансур Мөхәммәдиев авылдагы халыкка хезмәт күрсәтү учрежениеләренең узган елдагы эшчәнлеге белән таныштырганнан соң, үзара салым акчаларына ниләр эшләнгәнлеге хакында исәп-хисап тотты.

Әлеге акчаларның бер өлешен Уразайда кеше тормышы очен куркыныч булган тополь агачларын кисүгә, Ямурза зиратын койма белән әйләндереп алуга тотканнар. Шулай ук Салагышның берничә урамында кабель ялгау, ике урамга су кертү, авылны су белән тәэмин итеп тору өчен кирәк-яраклар алуга да шушы акчаларны файдаланганнар.

Җыенда катнашучылар 2017 ел өчен үзара салым акчасын 300 сумнан һәм җирлектәге янгын сүндерү машиналарын тоту өчен һәр хуҗалыктан өстәмә шул ук күләмдә акча җыю турында килештеләр.  

Салагыш халкын борчыган беренче сорау әлеге авылга илтүче олы юлның калган өлешенә асфальт түшәүгә кагылышлы булды. 

– Әлеге эшне башкарып чыгу өчен 200 миллион сум акча кирәк. Бу хакта сөйләшүләр алып барабыз. Тик әлеге эш быел башкарылыр дип вәгъдә бирергә иртәрәктер. Ә менә Мәдәният йортын 2018 елгы ремонт планына кертәбез дип ышанып әйтә алам. Клуб, чыннан да, ремонтка мохтаҗ, – диде Валерий Макаров.

Авыл халкы II группа инвалид Рәшидә Абдуллинаның уты өзелгән булуы хакындагы хәбәрне җиткергәч, район җитәкчесе “без бер генә кешенең дә утсыз, җылысыз яшәвенә битараф калырга тиеш түгел” дип белдерде һәм җыеннан соң әлеге инвалидның тормыш-көнкүреше белән шәхсән танышып чыгачагын әйтте. Бераз алга китеп, шунысын җиткерү урынлы булыр: “Энергосервис–Әгерҗе» ширкәте ярдәме белән икенче көнне үк Рәшидә апа яңадан утлы булган. Ә аның үзен дәваланырга хастаханәгә салганнар.  
Җыенда авыл халкы үз эшмәкәрләре Мөхәммәдиевлар, Сәхиповлар исеменә рәхмәт сүзләре дә җиткерде. 

– Мондый игелекле авылдашларыгыз, Мансур Мөхәммәдиев кебек тынгысыз җитәкчеләр барында авылыгыз яши. Узган ел алар тырышлыгы белән бу җирлектә нинди эшләр башкарылганлыгы безгә мәгълүм. 2016 ел Салагыш авыл җирлеге өчен күпкә алга китеш елы булды, – дип авыл җирлеге эшчәнлегенә үз бәясен бирде Валерий Макаров.

Белешмә:

Салагыш җирлегендә  943 кеше яши, 575 хуҗалык исәпләнә.

Узган ел 20 кеше вафат булган, җиде бала туган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International