Наҗардан Гөлназ Усманова үзбәкчә пылау, лагманны оста әзерли

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Наҗарда яшәүче УСМАНОВлар гаиләсе яшәгән йортка килеп кергәч, үзебезне искиткеч кунакчыл, җылы, кояшлы Үзбәкстан илендә кебек хис иттек.

ПЕШЕРӘ-ПЕШЕРӘ ОСТАРАСЫҢ

–       Үзбәкстанның Хорезм шәһәрендә яшәдек. 2000 елларда бу якларга сату белән килә башлаган идек. Аннан төпләнеп калырга булдык. Башта Тирсәгә урнаштык, 2004 елда бирле без – Наҗарда, – дип таныштырды  хуҗабикә Гөлистан.

Шушы авылның ятимә карчыгы Сәүдә әби Ваһапованы тәрбиягә ала бу гаилә. Өч елга якын бергә яшәгән бу әбине әле дә олы хөрмәт белән искә алалар. Шушы еллар эчендә Сәүдә әбидән калган йортны заманча итеп үзгәртеп төзегәннәр, өйләре белән янәшә генә кибет тә салып куйганнар. Аны төпчек уллары хөрмәтенә Аброр дип атаганнар. Сүз уңаеннан: Аброр хәзерге вакытта Чаллыда техникумда укый. Ә бу йортта Гөлистан һәм аның җәмәгате Бәхтияр, олы уллары Элдар гаиләсе белән яши.

–       Без  Гөлназ белән 2015 елда өйләнештек. Үзбәкләрдә шундый гадәт бар: килен каенана йортында кимендә бер ел яшәргә, бу гаиләдәге гореф-гадәтләргә, милли ризыкларны әзерләргә  өйрәнергә тиеш. Аларны өйрәнү өчен Гөлназга берничә ай вакыт җитте, – ди Элдар.

Гөлназ – күрше Көчек авылы кызы. Ярты ел элек матур гаиләне тагын да тулыландырып нәни кызлары туган, аңа Севара дип исем биргәннәр.

–       Ә никах, килен төшерү йолаларында татарлар белән аерымлыклар бармы соң? – дип сорыйм Гөлназдан.

–       Әллә ни аерма юк. Иң исемдә калганы каенанам Гөлистанга курчак алып килүем булды. Ул шул курчакны сатып алмыйча, мине, ягъни киленне бирмәделәр, – диде безне бик матур үзбәк милли киемендә каршы алган Гөлназ.

Бераз алга китеп, шунысын да әйтик: үзбәкләрдә ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуның үз серләре дә бар икән. Әйтик, алар фәкать уртак ястыкта йоклыйлар, бер юрган белән ябыналар, хәтта бер тәлинкәдән ашыйлар.     

–       Ә үзбәк милли ризыкларын әзерләргә өйрәнү авырмы? – дигән сорауга җавабы кыска булды яшь хуҗабикәнең:

–       Бик авыр түгел. Тик барыбер пешерә-пешерә генә остарасың...

Үзбәк кухнясының иң яраткан ризыклары дип лагман һәм пылауны атады яшь килен  һәм аларны пешерү серләре белән да бик теләп уртаклашты.         

ЛАГМАН

Камыр: 2 йомыркага бер стакан су, чамалап тоз саласың һәм токмачка кебек камыр җәясең. Тик ул бераз калынрак булырга тиеш. Камырны тасмалап кисеп, тәгәрәтәсең. Килеп чыккан тасмалар никадәр озын, нечкә булса, шуның кадәр яхшырак.

Камыр баскан арада савытта су кайнатабыз. Тәменчә тоз салып озын токмачларны шунда пешереп алабыз да судан алып, майлап куябыз.

Кечкенәрәк казанга йә чуенга 100 грамм сыек май салып җылытканнан соң бер баш суганны, аннан өстенә туралган 200-300 грамм ит салып кыздырабыз. Бераздан 2-3 аш кашыгы томат пастасы өстибез. Бер-ике кишер турап салабыз. 1,5-2 литрлап су өстибез, чамалап тоз салабыз. Пешеп җиткәч, сүндерәбез. Табынга биргәндә тәлинкәгә башта токмач, өстенә итле шулпа салына.

ҮЗБӘКЧӘ ПЫЛАУ

Пылау, гадәттә, казанда әзерләнә. Һәм аны пешергәндә без бернинди тәмләткечләр дә кулланмыйбыз.

0,5 литр сыек майны кыздырып, шуңа бер зур суган турап салабыз. 300-400 грамм сыер йә тавык итен эрерәк кисәкләргә турап, шунда ук кыздырабыз, тоз сибәбез. Ит әзер булгач, күп итеп кишер (кило ярым чамасы), бер свежий помидорны саламлап турап өстибез. Аннан 800 грамм тирәсе бик яхшылап юылган дөге салырга кирәк. Чамалап су өстибез. Мин 0,5 литр чамасы салам. Шулай ук чама белән тоз өстим. Суы сеңеп беткәнче казанны капламаска кирәк. Аннан каплыйм да бик акрын утка куям. 15-20 минут саен капкачтан пар тамчыларын җыеп торырга кирәк, чөнки пар бөртекләре пылауга эләгергә тиеш түгел. 2 сәгать чамасы пешергәч, сүндерәм һәм өстәге пылауның бер өлешен астын өскә әйләндереп бер уч йөзем җимеше салам. Шуның белән пылау әзер була.

БӘЙРӘМНӘРГӘ ЧАКЫРЫП ЙӨРМИЛӘР

Олы бәйрәмнәрдә үзбәкләр, гадәттә, пылау һәм шулпа әзерлиләр. Шулай ук бишбармак, манты да популяр ризыклардан санала. 

–       Бездә бәйрәмнәргә чакырып йөрмиләр. Кем тели, шул бара. Туйларга меңләп кеше җыела, – диләр Усмановлар. Ә менә ризыкны, иң беренче  чиратта, балалар ашый, аннан – аксакаллар, аннан соң – ир-атлар, ахырдан – хатын-кызлар.

Хәзер бу гаилә Нәүрүз бәйрәмен көтә.

Әлеге бәйрәмдә быел сүмәләк әзерләп карарга ният бар. Сүмәләк – шыттырырга куелган бодай ярдәмендә әзерләнә торган ризык ул, – ди Бәхтияр. 

Үз милли традицияләренә, гореф-гадәтләренә саклык белән караучы, аларны балаларында да тәрбияләүче бу гаилә олы хөрмәт хисләре уятты бездә. Туган якларыннан читтә яшәсәләр дә, туган җир җылысын саклап, әби-бабаларыннан килә торган матур йолаларны зурлап яши белүләре белән дә үрнәк Усмановлар.

Дания АБЗАЛИЕВА.       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International