Исәнбайда чишмәләрне төзекләндерәләр
Быел Исәнбайда үзара салым акчасының бер өлешен чишмәләрне төзекләндерү өчен тотачаклар.
– Су буендагы һәм нарат урманы янындагы чишмәләрнең соңгы елларда ташландык хәлгә килүе авыл халкын борчуга салды. Быел аларга беседка куеп, су ага торган урыннарын төзекләндерергә уйлыйбыз, – ди авыл башлыгы Фәнил Сираев.
Бу изге эшкә авылдашлар да, шәһәрдән кайтучылар да бик сөенер. Югыйсә, күп кенә авылларда чишмәләргә изге урын итеп карап, аларны тәртиптә тоталар бит.
Яшьләр урамы юлын төзекләндерүне республика программасына кертүне дә күптән көтәләр иде исәнбайлылар.
– Язын-көзен урамга машина белән түгел, җәяү дә кереп булмый. Авылыбызда хәзер күп урам юллары төзекләндерелде. Безнекенә дә таш җәелсә, бер зур проблемага нокта куелыр иде, – ди шушы урамда яшәүче район Советы депутаты Илфат Ямалиев.
Бүгенге көндә 20дән артык сабый тәрбияләнүче балалар бакчасы да капиталь төзекләндерү таләп итә. Әмма район башлыгы Валерий Макаров бакчаның быелга программага кертелмәвен әйтте. Соңгы елларда мәктәптә, амбулаториядә, әле соңгы айларда Мәдәният йортында капиталь төзекләндерү уздырылып, икенче яшьлеген кичерүче Исәнбайда бу мәсьәлә дә якын елларда хәл ителер, сабыйлар бөтен уңайлыклары булган бакчада тәрбияләнер дигән өмет зур.
Үзара салым акчасына күп кенә проблемаларны чишә алуларына да сөенә авыл башлыгы. Су колонкаларына беседкалар ясалу, карт агачларны кисү, хуҗасыз йортларның коймаларын тоту, кышын авыл эчендәге юлларны кардан чистарту һәм башкалар – нәкъ менә шул акчаларга башкарылган эшләр.
Чынлап та, Исәнбайда яшәр өчен шартлар бар, эшче яшендәгеләр эш урыннары белән тәэмин ителгән. “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте, кирпеч заводы – барлыгы 12 учреждениедә хезмәт куя авыл халкы. Мөгезле эре терлек, сыер асрап, ит-сөт сатып керем алучылар да шактый.
– Исәнбайда тырыш, авыл дип янып-көеп торучы халык яшәвенә сөенәбез. Сездә тормыш кайный, яшьләр актив. Алар эш урыннары белән тәэмин ителгән. Киләчәктә дә бердәм булып яшәгез, – диде Валерий Макаров.
Белешмә:
Исәнбайда 419 хуҗалык бар, биредә 916 кеше гомер кичерә.
Узган ел 9 кеше вафат булган, 6 сабый туган.