Наратка – клуб, Галигә су кирәк

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Девәтернәдә узган җыенда авыл башлыгы Фәнис Йосыпов район җитәкчелеге алдында җитди проблемалар күтәрде.

Моннан 70 ел элек төзелгән Нарат клубы – бүген авария хәлендә. Әгәр ашыгыч төстә төзекләндерү уздырылмаса, мәдәният учагының җимерелүе дә ихтимал.

–       Бу уку елында Нарат авылы балалары Девәтернә мәктәбенә йөреп укый башлады. Алар киткәч мәктәп тә бушап калды. Шуңа клубны әлеге бинага күчерсәк яхшы булыр иде. Әмма аның өчен бу бинага газ кертергә кирәк, – диде авыл башлыгы.

Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов бу мәсьәләне уңай якка хәл итәргә тырышачакларын әйтте.

Галидә гомер-гомергә су проблемасы борчый халыкны. Биредә яшәүчеләр әле хәзер дә коедан файдаланалар. Әмма бу озакка бармас дип ышандырдылар. 2018 елда Галине “Чиста су“ республика программасына кертергә планлаштыралар.

Девәтернәнең Речная һәм Югары урамнарында яшәүчеләр дә тиздән җиңел суларлар, мөгаен. Бер елдан әлеге урам юллары төзекләндерүне дә республика программасына кертәчәкләр.

Үзара салым акчасына җирлектә күп эшләр башкарылуы сөендерә. Узган ел, мәсәлән, Девәтернәдә су торбаларын алыштырганнар, урам утларын яктырту өчен лампалар алганнар.

–       Үзара салым акчасына авыл җирлеге Советына трактор алу турында хыялланабыз. Тракторыбыз бар, әмма аңа запас частьлар алу өчен акча күп тотыла. Яңарак трактор алсак, чыгымнары азрак булыр иде, – ди Фәнис Йосыпов.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.   

 

Белешмә:

Девәтернә җирлегендә 357 хуҗалыкта 599 кеше яши.

2016 елда 18 кеше вафат булган, 3 бала туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International