Россия күләмендә уздырылучы “Мәктәпкә – мини-футбол“ ярышының республика этабы төгәлләнде.
2нче мәктәпнең футбол белән шөгыльләнүче кызлары (тренерлары – Илдар Идиятов) республика ярышыннан алтын медаль яулап кайттылар. Алар хәзер Татарстан данын Түбән Новгородта узачак Идел буе федераль округында яклаячаклар.