30 нчы январьда Ишниязова Минехаяткә 90 яшь тулды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

30 нчы  январьда  Ишниязова Минехаяткә 90 яшь тулды. Ул 1927 елда Чистай районының Гаделша авылында дөньяга килгән. Сугыш башланганда 7 класс белеме булганлыктан,  хисап эшен алып бара, сука сукалый, көлтә суга,самолетлар өчен очу юлы ача. Сугыштан соң агроном белгечлеге алып, Кадыбаш авылына эшкә билгеләнә. Бүгенге көндә  Хаят апа тормыштан  канәгать булып, тигезлектә ,муллыкта  малае Илдус белән гомер кичерә. Юбилярыбызны Район башлыгының урынбасары Нурисламов Р.Т.,”Әгерҗе хәбәрләре “ газетасының яңа хезмәткәре Лилия Расулова, Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Рамазанов И.Г. котладылар. Хәерле гомер, сәламәтлек, тыныч тормыш, балаларының, онык һәм оныкчыкларының игелеген күреп  озак яшәвен теләп калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International