30 нчы январь көнне Кадыбаш авылында халык җыены узды

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

30 нчы январь көнне Кадыбаш авылында   халык җыены узды. Барыбызга да билгеле булганча, мондый җыеннарның төп максаты- халык белән очрашып, булган проблемалар турында сөйләшү, авылның киләчәк үсешенә карата булган фикерләрен белү. Кадыбаш авыл җирлегендә узган җыенда да район җитәкчеләре , район хезмәтләре     белгечләре катнашты.Авыл халкы авылда булган проблемаларга тукталып китте. Гайфиев Илгиз   су проблемасының тулысынча хәл ителеп бетмәвен әйтте.Нуреев Мәхтүр авылдагы өйләрнең ана капиталына читтән килгән кешеләргә сатылмавын сорады, чөнки алар ул өйләрдә тормыйлар һәм аның тирәсен чүп-чар, агач басып китүенә борчылды. Ахмадиев Альберт Касай авылында кабат  медпункт торгызу мәсьәләсен күтәрде.Рашитова Фәния балалрның куркынычсызлыгын кайгыртып “ясалма тигезсезлек” сорады.

Мәдәният йорты фоесында кул эшләреннән күргәзмә ясалды һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан “Чишмәләр сере” дигән әдәби- музыкаль кичә күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International