Кадыбашта узган җыенда халык нинди проблемалар күтәрде

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Кадыбашта узган җыенда авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазановның 2016 елда башкарылган эшләргә отчеты тыңланды.

Бу җирлектәге Кадыбаш, Касай, Яңа Эсләк авылларында 295 хуҗалыкта 547 кеше гомер кичерә. Хезмәт яшедәгеләрнең күбесе “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең “Кадыбаш“ участогында хезмәт куя. Урта мәктәптә 56 укучы белем ала, мәктәпкәчә яшьтәге 31 сабый бар. Райпо һәм шәхси кибетләр халыкка хезмәт күрсәтәләр. Кадыбашта заманча модульле амбулатория төзелүенә һәм аның уңышлы эшләп килүенә авыл халкы сөенеп туялмый.

Җирлектә үзара салым акчасына Касайдагы зират коймаларын төзекләндергәннәр, чүплекне тәртипкә китергәннәр. Кадыбашта Гали һәм Тауасты урамнарындагы юлларны ремонтлаганннар. Урамнарны яктырту буенча да күп эшләр башкарылган.

Җыенда халык җәен хуҗасыз йортларның чүп эчендә калуына борчылуын белдерде. Юлларга “лежачий полицейскийлар“ куеп булмасмы дип мөрәҗәгать итте. Касайда су проблемасы кайчан хәл ителер дип мөрәҗәгать итте.  

Лилия РӘСУЛОВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International