"Сәламәт яшәү рәвеше" клубы - хәрәкәттә бәрәкәт

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Яңа ел ялларыннын соң Үтәгән авылында  "Сәламәт яшәү рәвеше" клубы   членнары  Скандинавия  адымнарына басты. Беренче башлап жибәрүчеләр Гатауллина Нәсимә, Муллахмәтова Зөлфирә, Әминова Гөлзирә, Минекаев Раиф абый, Минекаева Гөлия, Габдрахманова Рәмзиләләр. Кайберләре чаңгы белән, кайберләре таяклар белән авыл тутырып кичке һавада рәхәтләнеп сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Авыл клубы мөдире Рәмзилә Габдрахманова авылдашларын бер дә телевизор каршында, диванда яткырып тотмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International